Кариев театры журналистларга “Айрыз Батыр” премьерасын тәкъдим итә

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татардәүләт яшь тамашачы театры 10 апрель 14.00 cәгатьтә “Әкият” балалар үзәге (Петербург урамы, 57 йорт, 1кат) “Айрыз Батыр” премьерасын журналистларга тәкъдим итәчәк.

“Коркут бабай китабы” (ул “Дәдә Коркут Китабы” буларак киңкүләм танылган) төрки эпосына нигезләнеп язылган әсәрне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәгә куя. Ул шулай ук пьесаның авторы да. Әкият-пьеса Ркаил Зәйдулла белән берлектә язылган. Спектакльнең музыкаль бизәлеш авторы — композитор Эльмира Галимова, рәссам – Валерий Яшкулов, пластика буенча режиссер — Флера Янышева, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International