Мәгълүмат агентлыгы “Татар-информ” планета буйлап атлый” флешмобын дәвам итә. Искәртеп узабыз: ул агентлыкның быел билгеләп үтеләчәк 25 еллыгына багышлана.
Юбилей проектында катнашучылар фотосурәтләр җибәреп тора. Акция кысаларында көн саен диярлек төрле илләрдән фотолар килә. Проектта һәркем катнаша ала!
Аерым алганда, ай дәвамында акциядә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Россиядәге (Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саранск, Ижевск, Воронеж) укучылары гына түгел, ә Нью-Йорк, Брюссель, Истанбул, Лондон, Прага, Рим, Мюнхен, Амстердам, Неаполь, шулай ук Кытайдагы дуслары да катнашты.
Барлык фоторәсемнәрне безнең сайтта махсус ачылган биттән карарга мөмкин.
Агентлыкның укучыларын, дусларын «Татар-информ» планета буйлап атлый» акциясенә кушылырга чакырабыз!
Моның өчен сезгә социаль челтәрләрдә #tatarinform хэштегы белән дөньяның теләсә нинди истәлекле урынында #tatarinform дип язылган кәгазь тотып төшкән фото куярга кирәк. Бердәнбер таләп – аккаунт ачык булырга тиеш. Барлык фоторәсемнәр “Татар-информ” МА сайтында пәйда булачак. Барыгызны да акциядә катнашырга чакырабыз!
“Татар-информ” – ТРның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. Чирек гасыр эшләү дәверендә ул Татарстанның һәм Идел буе төбәгенең иң эре ММЧларының берсе булып танылды. Тәүлек дәвамында анда рус телендә 250гә, татар телендә 40ка якын, шул исәптән оригиналь (ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латин графикасында), 25-30лап инглиз телендәге мәгълүмат эшкәртелә. Ай дәвамында агентлыкның материалларын якынча 1 миллион кеше укый.