Пензада Идел буе федераль округының "Победа" конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйгедә музей хезмәткәрләре, журналистлар, мәктәп укучылары, студентлар, хәрби-патриотик клуб вәкилләре катнашты.
"Иң яхшы басма гаммави матбугат чарасы" ("Лучшее печатное СМИ") номинациясендә Татарстаннан "Казань" журналы конкурсның җиңүчесе булып танылды. "Иң яхшы басма" ("Лучшая печатная публикация") номинациясенә "Җиңү йолдызлары" ("Звезды Победы") проектын тәкъдим иткән "Российская газета"ның Татарстан проекты икенче урынга лаек булды.