“Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясе була

2015 елның 5 мае, сишәмбе

6 майда сәгать 10да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы пресс-холлында “Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясе була. Журналистлар белән очрашуга ТР МДН рәисе урынбасары, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты өлкән укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутов, “Казан Кремле” Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева килүе көтелә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, шамаилләр конкурсын 2014 елның февраленда игълан итте. Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Конкурс пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклауны күз алдында тотып уздырыла, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

25 апрельдә конкурска иҗади эшләр кабул итү тәмамланган. Татарстан, Башкортстан, Чувашия төбәкләреннән, Түбән Новгород өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург шәһәрләреннән, Казакъстан, Австралиядән - барлыгы 125 катнашучыдан 300дән артык эш кабул ителгән.
Иҗади эшләрне жюри «Традицион татар шамаиле», «Һәвәскәр каллиграфия», «Балалар иҗаты», «Гаилә ядкаре» номинацияләре буенча сайлап алып, иң уңышлы шамаилләр Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк күргәзмәгә куела. Күргәзмә 21 май – 21 июль көннәрендә эшли.
21 майдан соң интернет аша шамаилләргә тавыш бирү оештырыла. Бүләкләү тантанасы 14 июньдә уздырылачак Болгар җыены алдыннан булыр дип көтелә. 
Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда 12 майда һәм 1 июньдә татар шамаилен ясау буенча мастер-класс була. Үз эшенең осталары мастер-класста катнашучыларны пыялага фольга һәм татар бизәкләре белән классик татар шамаилләре ясау серләренә төшендерәчәк. Мастер-класс өчен барлык кирәк-яракларны оештыручылар үзләре бирә, диелә нәзарәт хәбәрендә.

Шулай ук “Яңа гасыр” каналы белән берлектә телемарофон, түгәрәк өстәл һәм башка чаралар оештырып уздыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International