“IТ-парк” технопаркында сәнгатьле уку буенча “Җиңүнең 70 тавышы” онлайн марафоны узачак

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Казанның “IТ-парк” технопаркында сәнгатьле уку буенча “Җиңүнең 70 тавышы” исемле  онлайн марафон узачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара барышында теләге булган һәркем укучыларның чыгышын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы порталында турыдан-туры эфирда һәм “IТ-парк”ның рәсми сайтында карый алачак.

Искәртеп узабыз: Бөек Ватан сугышы елларында югары технологияләр өлкәсендә әлеге технопарк территориясендә Татар АССР хәрби комиссариатының җыю пункты урнашкан булган. Аннан фронтка 564 мең 414 татарстанлы киткән. 6 нчы майда алар хөрмәтенә “IТ-парк” территориясендә мемориаль такта куелачак, дип хәбәр итә технопаркның үсеш һәм тышкы элемтәләр бүлеге.

11 сәгать 30 минуттан көн дәвамында “IТ-парк”ның конференц-залында Татарстанда беренче онлайн-марафон узачак. Татарстанда яшәүче 70 кеше – төрле һөнәри өлкә вәкилләре, чиратлашып, рус һәм татар телләрендә Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрләрдән, шигырьләрдән, шулай ук фронттан килгән хатлардан өзекләр укыячак.

Онлайн-марафонда укучылар сыйфатында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, министрлыклар җитәкчеләре, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, элемтә тармагы ветераннары, күренекле татар язучысы-фронтовик Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова, "La primavera" Казан камера оркестрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов, Татарстанның IT-тармагы белгечләре, театр артистлары, укытучылар, иң яхшы мәктәп укучылары, студентлар чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International