Казанда төрек журналистларының икенче съезды узачак

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
2015 елның 26 - 29 майда Татарстан Республикасында, Казанда, 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласында, зур вакыйга - II төрки дөнья журналистлары съезды үткәрелү планлаштырыла. Чараны Бөтендөнья төрек дөньясы журналистлар федерациясе башлап җибәрәчәк. 2014 елда съезд Төркиянең Искешәһәр каласында, 2013 елның төрки дөнья мәдәни башкаласында үткәрелде.
Съездның ТРда үткәрелү максаты - республикабызны Рәсәй Федерациясе чигеннән тыш популярлаштыру, төрек дөньясы илләрендә массакүләм мәгълүмат чараларының роленә багышланган "түгәрәк өстәлләр" һәм семинарлар үткәрү, съездта катнашучылар һәм татарстан ММЧ арасында тәҗрибә белән алышу, төрек дөньясында медиа һәм матбугат темаларына семинарлар үткәрү. Казанда төрле илләрдән 60 делегатның катнашуы көтелә: Төркия, Азербайҗан, Төркмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Гыйрак, Сирия, Молдова, Румыния, Болгария, Әстәрхан, Германия, Венгрия, АКШ, Англия, Франция.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International