Иртәгә 14.00дә "Татар-информ" агентлыгында "СОЮЗ-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпусларының яшьләр мәгариф җыенына багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистларның сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җавап бирәчәк.
Искәртеп үтәбез: "СОЮЗ-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпусларының яшьләр мәгариф җыены, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Казанда 29 апрельдән 10 майга кадәр уздырыла. Быел "СОЮЗ"да бөтен Россиядән составында 600 кеше булган 45 команда катнаша.
Бөтенроссия җыены ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов патронажында һәм ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә була.