“Татар-информ” агентлыгында җиңел атлетика марафонына багышланган матбугат конференциясе

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

5 майда, 12.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында җиңел атлетика марафонына багышланган матбугат конференциясе була.

Матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан җиңел атлетика марафоны оештыручысы Вадим Янгиров, Казан җиңел атлетика марафонында катнашучы Евгений Быков журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

Искәртеп үтик: 11 майда - Казанда җиңел атлетика марафоны, аның кысаларында Дөнья чемпионатына сайлап алу өчен йөгерү буенча Россия чемпионаты узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International