23 апрель 13.00дә, «Татар-информ» агентлыгында Казанда 24-26 апрельдә узачак "Combonation 2x2" VII Халыкара брейк-данс фестивальгә багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистларның сорауларына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эше бүлеге башлыгы Станислав Андреев, Татарстан Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, брейк-данс буенча дөнья чемпионы Александр Шаталов һәм брейк-данс буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Евгений Первушкин җавап бирәчәк.