ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген, 24 гыйнварда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы була.


2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга планнар турында Агентлыкның җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясаячак.


Коллегия 24 гыйнварда 14.00 сәгатьтә башлана.
 


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Телерадиокомпания коллективы заманча, якты һәм уңайлы бинада эшләячәк. Биредә ачык төскә төренгән коридорлар каршы ала, һәр хезмәткәр өчен уңайлы эш урыны бар, яңа студияләр ачылган һәм заманча җиһазлар урнаштырылган.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуы быел гадәти булмаган форматта узды. Тантаналы чара, республикада 2023 ел – милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүгә бәйле
рәвештә, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында оештырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны һәм медиа өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия матбугаты көне белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады. Ул Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка котлау телеграммасы юллады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләүчеләрне, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләрен, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрне Россия матбугаты көне белән котлады. Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI Республика бәйгесен игълан итә.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

14 гыйнвар «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Премиягә җиде ел дәвамында Татарстанның һәм якын тирә төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыела. Быел бәйгедә унөч көрәшче чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен бил алышачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы 2023 елны «Дастаннар елы» дип игълан итте. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данил Шакиров шул хакта сөйләде.


1
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үтенечләр чыршысы» акциясе уңаеннан Казанның яшь яшәүчесе - 9 яшьлек Михаил Санталовның теләген үтәде, ул балалар радиосында булырга хыялланган. Мишаның балалар радиосын үз күзләре белән күрәсе килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International