Казан шәһәрендә 28 апрельдән 2 майга кадәр «Волжские встречи - 2023» халыкара яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары һәм киностудияләре фестивале узачак. Аның төп темасы – заманча мәгариф технологияләре буларак, мәктәп һәм яшүсмерләр медиасын һәм киностудияләрен үстерү, медиа- һәм кино өлкәсендә төбәкара дәрәҗәдә тәҗрибә уртаклашу; Татарстан Республикасының яшүсмерләр һәм яшьләр киностудияләрен, массакүләм мәгълүмат чараларын популярлаштыру.
"Волжские встречи-33" фестиваленә медиа өлкәсендә үсеш мөмкинлеге һәм үз-үзләрен күрсәтү ысулы буларак журналистиканы һәм киноны сайлаган 350 укучы җыелачак. Алар белән янәшә мастер-классларда, иҗат остаханәләрендә, түгәрәк өстәлләрдә һәм карауларда РФ Журналистлар берлеге, Бөтенроссия дәүләт кинематография институты, МДУ журналистика факультеты вәкилләре, профессиональ журналистлар һәм артистлар катнашачак. Фестивальдә катнашучылар, заманча технологияләр барлыкка килүне исәпкә алып, мәктәп һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары өчен актуаль темалар, медиа-мәдәни тәрбияләү, балалар теле- һәм киностудияләрен үстерү һәм модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыша алачак. Фестиваль программасына уртак иҗади эш, редакцияне тәкъдир итү, яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чараларының уку һәм уен проектлары, матбугат конференцияләре, фотокросс, тәҗрибә уртаклашу, иҗади командировкалар, консультацияләр, түгәрәк өстәлләр, уртак кино төшерү урыны, дискуссия мәйданчыклары һәм башкалар кертелгән. «Волжские встречи-33» фестивалендә яшүсмерләр теле- һәм киностудияләренең «Бумеранг» форумында (ВДЦ «Орленок», 2023 елның сентябре) катнашу өчен видео эш сайлап алыначак.