«Волжские встречи-33» халыкара балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестиваленә Казанга Россиянең төрле почмакларыннан яшь журналистлар җыелды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Фестиваль 28 апрельдән 2 майга кадәр “Восток”, “Солнечный” һәм “Искра” балаларны савыктыру лагерьлары базасында узды.

Чарада Россиянең 33 төбәгеннән 400 гә якын яшь телерепортер, оператор, сценарист, мультипликатор, шулай ук медиаукытучылар һәм профессиональ журналистлар катнашты.

«Волжские встречи-33» халыкара яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары һәм  киностудияләре фестивален оештыручы Евгений Суховей билгеләп үткәнчә, бу юлы медиафорумда яңа тенденцияләр күзәтелгән: Россиянең төньяк төбәкләреннән шактый яңа студияләр катнашкан; кино юнәлешенә өстенлек бирелгән. Бүген балалар арасында мультимедиа журналистикасы, социаль челтәрләрдә чыгыш ясау бик популяр. Бу төр массакүләм мәгълүмат чараларына фестивальдә аерым игътибар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International