Татарстанда нейросеть ярдәмендә Советлар Союзы Геройлары турында кыска метражлы фильм төшерделәр

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Республикабызда инициатив яшьләр төркеме нейросеть ярдәмендә Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган кыска метражлы фильм төшерде. Проектның инициаторы –Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Яшьләр командасы жыеп, 9 майга багышланган ролик төшерү фикере турында әйттек. Без әтиләребез, бабаларыбыз батырлыгын хәтерлибез, ләкин моны яшьләргә – мәктәп укучыларына да җиткерәсе килә. Егетләр идеяне күтәреп алды», – дип сөйли кыска метражлы фильмны оештыручыларның берсе Татьяна Старикова.

Фильм Советлар Союзы Герое Гыйльми Баһаветдинов хакында. Ул 1923 елның февралендә Татарстан Республикасы Лениногорск районының Сарабиккол авылында туган. Ленинград фронтындагы 21 нче армиянең 97 нче корпусының  381 нче укчы дивизиясенең 1259 нчы укчы полкына, 1944 елның июненнән 23 нче армиянең 98 нче укчы корпусына җитәкчелек иткән. 1945 елның мартында Данциг  (Польшаның хәзерге Гданьск шәһәре) янындагы сугышта һәлак булган.

Кыска метражлы фильм ТАССРда туган Советлар Союзы Геройларының портретлары белән тәмамлана, аны нейросеть төзегән. 6 минут эчендә Ватаныбызны фашистлардан яклаган 180 дән артык каһарман портреты күрсәтелә.

«Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров бик ярдәм итте. Без башта музейга илһам алырга килдек, геройлар диварын карадык. Асылда ул – безнең роликның прототибы», – ди Старикова.

Кыска метражлы фильмда архив видеосы да файдаланылган. Агентлыкның әңгәмәдәше видеоматериалларның күп өлешен тәкъдим иткән Татарстан Милли музеена рәхмәт белдерде.

Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия сафларына ТАССРдан 700 мең кеше алына. 378 мең кеше фронттан кайтмый. 353 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, шуларның 185  – республикабызда туып-үскән, калган 168 – язмышы республикабыз белән бәйле кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International