Казанда Америка эксперты Скотт Риттерның "Кораллануны туктату" китабын тәкъдир итү булды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

АКШ Диңгез пехотасы корпусының элеккеге разведка офицеры, ә хәзерге бәйсез хәрби эксперт Скотт Риттерның китабы атом-төш коралы белән кораллануны туктатуга һәм аны контрольдә тотуга Америка хөкүмәтенең мөнәсәбәте турында. Моннан тыш, автор АКШ инспекторларының кораллануны контрольдә тоту буенча Воткин заводындагы эше, аларның Удмуртиядәге тормышы һәм СССР турында истәлекләре белән уртаклаша.

"Мин элек руслар турында яхшы яктан уйламый идем. Россиягә җибәрелеп, руслар белән бергә эшләргә туры килде. Китапта нәфрәттән бер-береңне аңларга омтылуга күчү тасвирлана ", – дип уртаклашты Скотт Риттер  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үзенең китабын тәкъдир итү вакытында уздырылган матбугат конференциясендә.

Автор 45 ел дәвамында китап язу нияте белән яши. Әмма кулъязма өстендә эш 2019 елда гына башлана. Китап 2022 елда тәмамлана. "АКШ һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр яңадан киеренкеләнде. Мин бу китабым белән илләрнең уртак фикергә килә  алуын күрсәтергә телим. Күп кенә америкалылар кайчандыр коралсызлану турындагы килешү булганын оныттылар инде, чөнки бу бер генә тапкыр булырга тиеш иде. Мин моның ни өчен кабатлануын аңламыйм", – ди Скотт Риттер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International