Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең иң эре мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре Россиядәге коллегалары белән берлектә «Россия – Ислам дөньясы: тотрыклы һәм икътисадый үсеш өчен медиахезмәттәшлек» медиасессиясен уздырачак, ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында уза. Киңәйтелгән дискуссиядә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәд Абдраббо Әлями, шулай ук Россиянең, Гыйрак, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Тунис, Төркия һәм башка эре мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре катнаша.
«Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары илләр арасында тотрыклы үсешне һәм икътисадый партнерлыкны әйдәп баручы булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә медиахезмәттәшлек – «медиа дипломатиясе» – заманча шартларда үз дәүләтләренә ярдәм итә, мәгълүматтан тигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итә һәм массакүләм мәгълүмат чараларын сәясәтләштерүгә каршы тора. Россия шуңа бәйле рәвештә гомуми мәгълүмати янаулар белән көрәштә ислам дөньясы илләре белән актив хезмәттәшлеккә таяна, – дип хәбәр итте «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
KazanForum чараларын яктырту өчен 700 гә якын массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле гариза биргән. Мәйданчыкларда дөньяның 42 иленнән 60 тан артык журналист эшләячәк.
Журналистларга уңайлы булсын өчен, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы территориясендә 1500 квадрат метр мәйданда медиаүзәк төзелгән. Ул 100 урынга исәпләнгән эш зонасыннан, туклану, ял итү һәм партнерлар штабыннан тора. Медиаүзәктә форумның эш программасы сессияләрен трансляцияләү каралган. Төп телевизион тапшырулар «Россия» БДТРК аша булачак.