"ТНВ" телеканалы КАМАЗ-мастерның җиңүләр тарихы турында махсус репортаж күрсәтәчәк

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы, Татарстан Республикасы – Россиянең бөтен дөньяга танылган машина төзелеше брендының ватаны. 35 ел элек Кама автомобиль заводы базасында «КАМАЗ-мастер» спорт командасы оеша. Бу халыкара машинада узышу спортында гаҗәеп алга китеш була.

Дөньякүләм автоспортта спорт йөк машиналары классында иң көчле дип табылган Татарстан командасы бу елларда 19 тапкыр "Дакар" раллиенда җиңүче була, "Ефәк юл" раллиенда, Россия чемпионатларында, "Россия кубогында", "Дөнья кубогында" ун тапкыр җиңү яулый.

«ТНВ» телеканалында Алинә Сөләйманованың « КАМАЗ-мастер. Җиңүләр тарихы» дигән махсус репортажы күрсәтеләчәк. Материалда команда әгъзаларының иң якты хатирәләре, кызыклы вакыйгалар тасвирлана. 

Махсус репортажны “ТНВ” телеканалында  10 майда 21.00 сәгатьтә, “ТНВ - Планета”да 19.00 сәгатьтә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International