Репортаж Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков, цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашында төшерелде. Шулай ук журналистлар Идел буе электр челтәрләре, Челтәр компаниясе (Биектау авылы), Энгельгардт исемендәге Казан обсерваториясе территориясендәге карбон полигоны, "РариТЭК" автомобиль заводы (Чаллы шәһәре), Ай-Пласт (Түбән Кама шәһәре), "Аммоний" АҖ (Менделеевск шәһәре) җитештерү компаниясендә булдылар. Татарстан ESG-рэнкингта экология күрсәткече буенча Россиядә 1 нче урынны алды.
Интервьюдан Татарстан Экология министрлыгының пилот проектлары, декарбонизация буенча республика программасы, предприятиеләрнең ESG планнары турында мәгълүмат алырга мөмкин. Соңгы пунктка өч мөһим аспект – әйләнә-тирә мохиткә йогынты, климат үзгәрү һәм ресурслардан файдалану керә. https://smotrim.ru/video/2612689