Тантана, 9 Майга багышлап, «Татмедиа» бинасы янында узды.
«Бүген Бөек Ватан сугышы еллары бөтенләй башкача кабул ителә. Менә без, яу кырыннан әйләнеп кайтмаган хезмәттәшләребезне искә алу өчен, һәйкәл янына килдек. Хәзер дә кайбер коллегаларыбыз сугыш зонасында, кемнеңдер аннан әйләнеп кайтмау куркынычы зур», – диде чәчәкләр салу тантанасыннан соң «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, сугыш вакытында һәр фронтта татар телендә газеталар чыккан.
«Татарстан Язучылар берлеге һәм журналистлар берлеге хәрби хәрәкәтләрдә иң актив катнашучылар була. Күпчелек язучылар һәм журналистлар фронтка китә. Һәр фронтта татар телендә газета чыга», – диде ул.
Шамил Садыйков, якташларыбызның сугыш хәрәкәтләрен яктыртуда актив катнашулары һәм күпләренең сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмавы турында әйтте.
«Журналистлар алгы сызыктан фотосурәтләр төшерә, мәкаләләр яза, каһарман якташларыбыз турында сөйли», – диде Садыйков.
Тантанада шулай ук «Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов катнашты.