ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2023 ел
сишәмбе

ТНВ телекомпаниясе журналисты Зөфәр Дәүләтшин һәм оператор Андрей Ключников «Время вспомнить» кыска метражлы киноның икенче халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы телевизион — документаль фильм» номинациясендә җиңүче булды. Авторлар Украинада Россия махсус хәрби операциядә катнашучылар турында «ZV-2» фильмын Санкт-Петербургта тәкъдим итте.


28
июль, 2023 ел
җомга

Мәскәүдә илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына йомгак ясадылар. 187 нче Казан күппрофильле лицее укучысы Илсаф Хәбибуллин юниорлар арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча икенче урынны алды.


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Татмедиа» АҖ филиалы «Чаллы хәбәрләре» газетасы журналисты Эльвира Мөхәммәтдинова Арсеньев исемендәге гомумроссия әдәби премиясе лауреаты булды, бу премиянең күләме ярты миллион сум тәшкил итә. Җиңүчене «Тын океан Россия әдәбияты» фестивале президенты, «Главкнига» премиясен гамәлгә куючыларның берсе Вячеслав Коновалов бүләкләде.


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «RT.Док: Геройлар чоры» беренче халыкара документаль кино фестивален ачу тантанасы узды.


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләрен саклау һәм үстерү проблемаларын яктыртуга багышланган медиапроектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирүгә юнәлдерелгән еллык республика конкурсы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы  Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә  министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Сентябрьдә журналистлар өчен «Камский бриз» конкурсы игълан ителәчәк.  «Геройлар»  премиясе  Александр Комаров исеме белән аталачак. Җиңүчеләрне СВО турында журналистлар әзерләгән материаллар нигезендә сайлаячаклар.

Әдәби резиденция – язучылар "тынычлык, хезмәт һәм илһам" эзләп килә торган урын. Биредә аларга 20 көн дәвамында яшәү, эшләү шартлары тудырылган. Дусларча аралашулар, укучылар һәм төбәктәге әдәбиятчылар белән очрашулар, иҗади кичәләр үткәрү планлаштырылган. Монда танылган язучылардан, мөхәррирләрдән һәм нәширләрдән консультация (онлайн яки шәхсән) яисә һөнәри ярдәм алырга мөмкин.       


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Кремльдә «Казан» журналының китап укуга багышланган яңа, июль номерын тәкъдир итү булды. Башкала исемен йөртүче әдәби-нәфис журналның җәйге кичәсенә дистәләгән кунак һәм шәһәр халкы җыелды.

19 июльдә «Татмедиа»да Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкче урынбасарлары һәм матбугат хезмәтләре  вәкилләре өчен хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы хакында семинар булды. Иң төп темаларның берсе – ММЧ белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү ысуллары иде.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

18 июльдә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова тантаналы шартларда «Профессионаллар»  һөнәри осталык буенча беренче төбәк чемпионатын оештыручыларны, анда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне – юниорларны бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International