Татарстан – «Иң күп укый торган регион»

2023 елның 1 декабре, җомга

Татарстан Республикасы «Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында җиңүче дип танылды. Бүләкләү тантанасы 30 ноябрьдә Мәскәүдә  Россия Язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясендә узды.

Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка конкурсның төп призын – кораб-китап рәвешендә ясалган статуэтканы тапшырды.

Тантаналы чарада шулай ук ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәшин һәм Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева катнашты.

Жюри һәм конкурсны оештыручылар әйтүенчә, Татарстанга җиңү Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең «Күчмә китапханә» проекты өчен бирелгән. Моңа кадәр республика өч тапкыр призер булган иде.

Балалар китапханәсендә әлеге юнәлеш  2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла, ул «Укучының китапханәгә килгәнен көтеп торырга  түгел, аның янына барырга кирәк» дигән принципка нигезләнгән. Агымдагы елда август аена кадәр китапханәдә 260 чара үткәрелгән, анда 165 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан.

Ил башлыгының Мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән Татарстанга 2024 елның язында әдәбият, китап һәм китап уку өлкәсендәге казанышлар бәян ителәчәк «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумын үткәрү мөмкинлеге бирелде.

Конкурста Татарстаннан тыш, Ставрополь крае, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләре лауреат булды. Элегрәк җиңү яулаган Белгород өлкәсенә «Китап һәм китап уку территориясе» дигән мактаулы статус бирелде.

Инде тугызынчы тапкыр узган «Иң укый торган регион» конкурсының инициаторы булып, РФ Элемтә министрлыгы һәм Мәдәни башлангычлар фонды ярдәмендә, Россия китап берлеге тора. Конкурста төбәкләр китап уку һәм әдәбиятка ярдәм итү өлкәсендә иң яхшы проектлар тәкъдим итә. Җиңүчене сайлаганда әдәби традицияләрне саклап калуга багышланган инициативалар, китап тармагын һәм китап уку инфраструктурасын үстерү турында статистика мәгълүматлары да исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International