Заманча сәнгать галереясында «Хәрби операциягә бер караш» күргәзмәсе

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

7 декабрьдә Татарстанның Сынлы сәнгать музее бүлекчәсе – Заманча сәнгать галереясында фотограф Михаил Захаров һәм Казан волонтеры, һәвәскәр фотограф Тимур Камалетдинов күргәзмәсе ачылачак.

Соңгы елларда алар берничә тапкыр Донбасста булган, тыныч шәһәр урамнарын һәм махсус хәрби операцияне, полигоннарны, фронт линияләрен, госпитальләрне һәм гуманитар ярдәм тарату пунктларын фотога төшергән. Шул фоторәсемнәрдән «Хәрби операциягә бер караш» проекты барлыкка килгән.

Күргәзмәгә Михаил Захаровның 70х50 форматында бастырылган 32 эше куелган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Лисичанскида журналист Светлана Белова белән 2023 елның февраль һәм август айларында булган иде.

Күргәзмәдәге калган сурәтләр (алар – 6) Татарстан Республикасының патриотик хәрәкәт активисты Тимур Камалетдинов тарафыннан эшләнгән. Ул хәрби операция башланганнан бирле Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыя һәм илтеп тапшыра. Аның өчен бу беренче күргәзмә булачак. Күргәзмәгә Тимурның сурәтләрен  Михаил Захаров тәкъдим иткән.

"Без Тимур белән таныш, фотосурәтләр, тәэсирләр белән уртаклашабыз, фикер алышабыз. Күргәзмәдә классик форматтан тыш 200 фотодан торган слайд-шоу да булачак. Күргәзмә залының бер стенасына проекциядә хәзер Донбассның ничек яшәве турында мини-фильм күрсәтеләчәк", – дип сөйләде Михаил Захаров.

Лисичанск һәм Рубежное, искә төшерәбез, – узган елның сентябреннән Татарстан шефлык итә торган шәһәрләр. Республика бирегә шәһәрләр өчен кирәкле йөкләр җибәрә, шәһәр хуҗалыгын, хастаханәләрне, мәктәпләрне торгызырга ярдәм итә.

Михаил Захаров өчен музейдагы күргәзмә бер ел эчендә икенче күргәзмә булып тора. Казанда һәм Түбән Новгородта персональ һәм җыелма күргәзмәләр авторы, 2019 елда "Буква А" ММЧ өчен федераль архитектура конкурсы лауреаты, 2023 елда Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" ("Ел фоторепортеры" номинациясе) һөнәри премиясе лауреаты  һәм "Русская цивилизация" фотоконкурсының тамашачы симпатиясе бүләге иясе агымдагы елның мартында  "Репортажда 10 ел" проектын тәкъдим иткән иде.

Захаровның дебют күргәзмәсе шулай ук Зманча сәнгать галереясында узды. Анда, исеменнән күренгәнчә, Михаил Захаровның 10 ел эшләү дәверендә төшерелгән сурәтләре тәкъдим ителде, шулай ук VR-залда слайд-шоу форматында экспозициянең төп өлеше  –  4 меңгә якын фоторәсем күрсәтелде.

"Хәрби операциягә бер караш" күргәзмәсен Заманча сәнгать галереясында 2024 елның 28 гыйнварына кадәр күрергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International