Айдар Сәлимгәрәев: «Юл хәрәкәте иминлеген яктырту – массакүләм мәгълүмат чаралары өчен өстенлек булырга тиеш»

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе – юл хәрәкәте иминлеген яктырту. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе утырышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.

"Юл хәрәкәте иминлеген яктырту – массакүләм мәгълүмат чаралары  өчен өстенлекле тема булырга тиеш. Ел башыннан алып массакүләм мәгълүмат чараларында бу темага 34 меңнән артык материал чыкты. Аларның гомуми саны, узган ел белән чагыштырганда, 3 % ка артык. Аеруча җәяүлеләрнең иминлеге һәм исерек машина йөртүчеләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары эшчәнлеге һәм куркынычсызлык каешын куллануның әһәмияте турындагы яңалыклар күп яктыртылды", – диде ул.

Шулай ук, ел дәвамында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен юл хәрәкәте иминлеге темасына матбугат конференцияләре уздырылган һәм профилактик чараларның нәтиҗәләре яктыртылган. Моннан тыш, бу темага кагылышлы конкурслар турында мәгълүматлар һәм исерек шоферлар турында суд залларыннан материаллар дөнья күргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International