"Туристларны һәм яшьләрне җәлеп итү ноктасы" матбугат киоскыларында трафикны ничек арттырырга

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Россиядә вакытлы матбугат сатыла торган киосклар һәм павильоннар саны бер ел эчендә 7,3% ка кимегән. Татарстанда матбугат сату объектлары саны хәзер нормативтан өч тапкырга кимрәк. Газета һәм журналлар сатуны ничек элекке хәленә кайтарырга, матбугат киоскыларына укучыларны ничек җәлеп итәргә, бүген Казанда экспертлар шул хакта фикер алышты.

Илдә һәр көнне өч матбугат киоскысы ябыла

Киосклар һәм ваклап сату павильоннары инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл артында Россия базары экспертлары җыелды.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев фикер алыша торган теманың гади түгеллеген һәм бөтен Россия буенча бу юнәлештә бердәм сәясәтнең булмавын билгеләп үтте. Шуңа  статистика да шатланырлык түгел. Вакытлы матбугатның таралу базарын мониторинглау нәтиҗәләре буенча, Россиядә 13,2 мең матбугат киоскысы һәм павильоны эшли. Ел дәвамында аларның саны 7,3% ка, яки 1 мең объектка кимегән. Басма матбугатны тарату буенча махсуслаштырылган объектлар белән тәэмин ителеш 7,1%ка кимегән һәм 10,9 мең кешегә бер объектны  тәшкил итә.

"Матбугат киоскыларының саны ел саен ил буенча мең объектка кими. Илдә һәр көнне өч матбугат киоскысы ябыла, – дип билгеләп үтте чараның модераторы, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов.

Татарстанда да матбугат сату өлкәсендәге вәзгыять шактый катлаулы, бездә 188 стационар булмаган сәүдә объекты бар. Норматив буенча исә кимендә 600 булырга тиеш. Шулай итеп, матбугат киоскыларының факттагы саны өч тапкырга кимрәк.

Киоскларны үзгәртеп коруның өч юлы тәкъдим ителә

Матбугат индустриясе предприятиеләре берлеге вице-президенты,  берлек идарәсе әгъзасы Евгений Абов матбугат киоскыларының эшчәнлеген үзгәртү зарурлыгы турында сөйләде. Ул соңгы ун елда кулланучылар тәртибенең үзгәрүен билгеләп үтте. Матбугат киоскылары нигездә өлкән яшьтәге аудиториягә юнәлдерелгән, яшьләрдә "аларга бару мотивациясе юк".

"Киосклар аудиторияне югалта бара һәм ябыла. Нәширләр бу социаль мәсьәләне үз көчләре белән генә хәл итә алмый. Финанс тотрыклылыгын тәэмин итәрлек, халыкны җәлеп итәрлек һәм киоскларга мөнәсәбәтне үзгәртерлек модель эшләргә кирәк, алар шәһәрдә файдалы, кирәкле һәм мөһим объектларга әйләнергә тиеш", – диде Абов.

Ул билгеләп үткәнчә, Мәскәү – үзенчәлекле төбәк, анда матбугат киоскылары муниципаль милек составына керә, алар белән "Мосгорпечать" идарә итә. Мәскәүдә хәзерге вакытта 1,2 мең тирәсе матбугат киоскысы эшли, әле берничә ел элек кенә аларның саны 1,6 мең булган.

"Аларның кимүе җәмгыятьне канәгатьләндерми. Хакимият матбугат һәм китаплар тарату – мөһим социаль функция, дип саный. Киосклар тамырдан яңартуга мохтаҗ", – диде Абов.

Үзгәрешләр ассортиментка да, киоскларның тышкы кыяфәтенә дә кагыла. Спикер фикеренчә, алар заманча шәһәр мохитенең бер өлеше булырга, электрон сәүдә һәм коммерция системасына, шулай ук туристлык сервислары системасына тоташырга, шәһәр халкын һәм туристларны җәлеп итү ноктасына әверелергә тиеш.

Экспертлар катнашында үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча киоскларны үзгәртүнең өч юлы тәкъдим ителә:

беренчесе – флагман концепциясе, ул интернет-заказларны тапшыру функциясе булган медиакиосклар булдыруны күздә тота;

икенчесе – CityPoint база концепциясе – тәкъдим ителә торган ассортиментны яхшыртуга нигезләнә;

соңгысы – бу эшчәнлеккә "Туризм", "Экология", "Җәмәгать транспорты" кебек башка программалар белән партнерлык ярдәмендә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә.

Капибара, хайплы әйберләр һәм театрларга билетлар сату

Independent Mediа медиахолдингының маркетинг буенча корпоратив директоры Ольга Боброва матбугат киоскыларының сатып алу трафигы һәм социаль концепциясе үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул күптән түгел Мәскәүдә үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Экспертлар:  “Хәзер киосклар популяр түгел,  ихтыяҗга туры килми торган формат дип кабул ителә”, – дигән нәтиҗәгә ясаган. Шул ук вакытта аларга карата  халыкта тискәре мөнәсәбәт тә юк, алар шәһәр мохитенең гадәти бер өлешенә әверелгән.

"Төп проблема – концепциянең искергән булуында. Персоналны, ассортиментны, киоскларның форматын җитди үзгәртү таләп ителә. Халык маркетплейсларга һәм чиксез витриналарга күнеккән. Матбугат алар тарафыннан төп товар итеп кабул ителми", – дип искәртте спикер.

Сатып алучыларны ничек җәлеп итәргә соң? Белгечләр әйтүенчә, матбугат павильоннарында тәкъдим ителә торган товарлар һәм хезмәтләр исемлеген киңәйтергә кирәк. Киоскларны заказлар тапшыру пунктлары принцибы буенча оештырырга мөмкин. Икенчесе – сервис өлеше. Бу – транспорт картасына акча салу, фоторәсемнәр бастыру, ксерокопия һәм башка хезмәтләр булырга мөмкин.

"Аңлашыла ки, матбугат һәм китаплар – бу конструкциянең үзенчәлекле факторы булачак. Матбугат һәм китаплар биредә төп товар булырга тиеш", – дип ассызыклады Боброва.

Шулай ук, аның сүзләренчә, киосклар социаль функция дә башкарырга мөмкин. Товар-сервис юнәлеше турында сөйләгәндә ул хәзерге вакытта рөхсәт ителгән товарлар исемлегенең аудиториянең төп ихтыяҗларын канәгатьләнерлек булуын искәртте. Әмма сораштырулардан күренгәнчә, кешеләр китаплардан тыш төрле БАДлар, снеклар, популяр комикслардан фигуралар, футболкалар һәм башка товарлар да сатып алырга тели. Аудиторияне кайнар кофе һәм кабымлык белән дә җәлеп итәргә мөмкин. Шулай ук киоскларның эш вакытын да үзгәртергә кирәк. Аларда үз сәүдә маркасы астында яхшы сыйфатлы товарлар сатарга мөмкин. Мисал өчен, "уенчыклар яки хайплы, модалы әйберләр". Моннан тыш, матбугат киоскыларында театрларга билетлар да сатарга мөмкин булыр иде, дип саный Боброва.

«Татмедиа» журналларын сату өч тапкыр арткан

«Татмедиа» АҖ маркетплейслары һәм вендинг автоматлары журналлар сатуны өч елда өч тапкырга арттыра алды. Бу хакта тулырак «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

"Дүрт ел элек безнең алга басмалар сатуны арттыру бурычы куелган иде. Журналлар сату киоскыларында махсус урыннар, үз киоскыларыбыз челтәрен булдырдык. Чыгымнарны киметү өчен ике төп юнәлешне үстерү турында карар кабул ителде. Шушы ике система ярдәмендә без Казанда журналлар сатуны өч тапкыр арттыра алдык», – диде ул.

Спикер вендинг автоматлары челтәрен үстерүнең төп юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Проект 2021 елда, күпчелек киосклар эшләмәгән вакытта, пандемия вакытында эксперимент сыйфатында эшләтеп җибәрелгән. Мондый автоматлар кешеләр күпләп була торган урыннарда – аэропортта, тимер юл вокзалларында, метро станцияләрендә, сәүдә үзәкләрендә куелган.

«Өч ел дәвамында без журналлар сатуны өч тапкырга арттыра алдык», – дип ассызыклады Шамил Садыйков.

Икенче мөһим юнәлеш – онлайн-сатуларның артуы  булган. «Татмедиа» татар телендә журналлар чыгара, шуңа күрә бөтен ил буенча татар телле халыкны колачлау мөһим. Маркетплейсларда цифрлы басмалар сату, почта аша тарату белән чагыштырганда, өч тапкыр яхшырак нәтиҗә биргән.

"Һәр журналда QR-код бар. Берничә көн эчендә басма илнең теләсә кайсы ноктасына китерелә. Басмаларның 600 нөсхәсен без ай саен интернет аша сатабыз", – дип билгеләп үтте Садыйков.

Журналлардан тыш, хәзер китаплар һәм открыткалар да шул юл белән сатыла. Спикер мәгълүматлары буенча, 20 вендинг автоматы ярдәмендә «Татмедиа» АҖ өч ел эчендә шактый зур күләмдә матбугат басмасы саткан.

«Казанда 91 киоск һәм газета- журналлар сату белән шөгыльләнүче 18 кибет бар. Бүген "Татмедиа" журналлары башка нәширләр белән бер үк күләмдә сатыла, һәм бу әле эшнең башы гына", – дип ассызыклады Садыйков.

Казанда әдәби кафе һәм ресторан эшли

Генераль директор мисалга башкалабызның Тукай мәйданындагы метро станциясен китерде, анда вендинг автоматы журнал киоскысыннан ун метр гына ераклыкта урнаштырылган. Шунысы кызык, автомат аша журналлар өч тапкыр күбрәк сатыла. Эш шунда ки, алардан кибет һәм киоскларга йөрергә, шулай ук сатучылар белән аралашырга яратмый торган яшь кешеләр бик теләп файдалана.

Автоматлар киоскларда сатучылар җитмәү проблемасын да хәл итәргә мөмкинлек бирә. Чөнки кешеләр кечкенә хезмәт хакына эшләргә теләми, ә пенсионерлар өчен мондый эш авыр. Шулай ук киоск мәйданын арендалаган өчен түләргә дә кирәкми.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәшин, үз чиратында, Казанда нәшриятның төрле форматтагы кибетләр челтәре булуын билгеләп үтте. Мисал өчен, әдәби кафе һәм әдәби ресторан.

«Без җитештерә торган продукция үзенчәлекле, нигездә, татар телендә», - диде ул.

Спикер: «Матбугатның социаль әһәмиятле товар булуын да онытмаска кирәк», – дип өстәде. Шуңа күрә Татарстан китап нәшрияты даими рәвештә Татарстаннан читтә оештырыла торган төрле китап күргәзмәләрендә катнаша.

"Халыкны матбугат павильоннары белән тәэмин итү буенча 63 нче урын, бу – оят!"

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы басма продукция нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты, "Казанские ведомости" газетасы баш мөхәррире Венера Якупова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада матбугат тармагын саклап калырга гына түгел, аны үстерергә кирәк.

"Безнең халык газета-журналлар укырга ярата, әмма соңгы елларда кайбер сәбәпләр аркасында бөтен кеше дә мондый мөмкинлектән файдалана алмый башлады. Нормативлар буенча 600 киоск эшләргә тиеш, ә бездә алар – 168. Бөтен яклап Россиядә алдынгы булган Татарстан халыкны матбугат павильоннары белән тәэмин итү буенча 63 нче урында тора, бу – оят!" – диде Якупова.

Ассоциация өч ел эшли, бу вакыт эчендә анда катнашучыларның үз проблемалары барлыкка килгән. Кайбер түрәләр хәзерге җәмгыятьтә басма сүзнең әһәмиятен бәяләп бетерми икән.

"Пандемия халыкның басма матбугатка ышануын күрсәтте. Татарстан – Россиядә иң күп укый торган төбәк", – дип ассызыклады Якупова.

Спикер билгеләп үткәнчә, "барысы да интернетта бар дип әйтү дөрес түгел". Нәкъ менә басма матбугатта үз эшенең осталары эшли. Ул ышанычлы мәгълүмат чыганагы. Шул ук вакытта 30% укучы матбугатны өйгә якын урнашкан киосклардан сатып алырга да тели.

«Без халыкны бу хезмәт белән тәэмин итәргә тиеш. Бер киоск та булмаган торак пунктлар бар. Без республикабызда матбугат тармагының юкка чыкмавын, ә үсүен һәм чәчәк атуын  телибез", – дип йомгаклады сүзен Венера Якупова.

Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Матбугат индустриясе предприятиеләре берлеге җитәкчелеге, шулай ук ил буенча матбугат тарату белән шөгыльләнүчеләр катнашында узды. Үз тәҗрибәләре турында Татарстан, Мәскәү, Воронеж, Липецк башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре сөйләде.

Килеп туган хәлдән чыгу юлларының берсе итеп Воронежда мультимедиа павильоны ачу тәҗрибәсе тәкъдим ителде, анда басма продукция сату ике тапкырга арткан. Киоскларны саклап калу турында сөйләгәндә, экспертлар әкият персонажы барон Мюнхгаузенның үз-үзен сазлыктан тартып чыгаруын искә төшерде. Бергәлек тә мәгълүмат таратуның бу төрен ничек саклап калуны хәл итәргә, матбугат киоскыларын һәм павильоннарын халык арасында популяр урынга әверелдерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International