Дәүләт органнарының социаль челтәрләрдәге битләрен 135 млн кеше укып бара!

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт органнарының социаль челтәрләрдәге битләреннән 49 млн россияле файдалана, ә аларны укып баручыларның гомуми саны 135 млн га якынлашкан. Бу хакта  кичә Казанда узган "Госпаблики" мәгариф форумында «Диалог Регионы»  генераль директоры урынбасары Андрей Цепелев белдерде. Чараны ТР Рәисе Администрациясе һәм Татарстанда “Диалог Регионы” коммерцияле булмаган автоном оешмасының аерымланган бүлекчәсе оештырды. Анда әйдәп баручы мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре бергәлекләренең 70 тән  артык администраторы катнашты.

А. Цепелев мәгълүматы буенча, Россиядә социаль челтәрләрдә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының һәм алар буйсынуындагы учреждениеләрнең 168 мең рәсми бите бар. Атна саен аларны 101 млн кеше карый һәм аларга 1,5 млн мөнәсәбәт белдерелә. Татарстан илдә рәсми бергәлекләр саны буенча лидер булып тора: республикада VK да 6803 дәүләт бите булдырылган, аларга язылучыларның гомуми саны 3,1 млн.

- Дәүләт битләре гражданнарга хакимият органнары һәм алар буйсынуындагы учреждениеләр эше турында мәгълүмат бирүнең төп инструментына әверелә бара: хәзер социаль әһәмияткә ия мәгълүмат күләме буенча алар телевидениедән кала икенче урында тора, ә серверлар сыешлыгы буенча бары тик Дәүләт хезмәтләреннән генә калыша, - диде ул, форумда чыгыш ясаганда. - Социаль өлкә – халыкка иң якын өлкә. Дәүләт пабликлары кечкенә булырга мөмкин, ләкин анда кергән кешеләр саны эре корпорацияләр һәм брендларга караганда күбрәк була.

Популярлык буенча алдынгы урыннарны балалар бакчалары битләре алып тора: аларны карау саны, еш кына, язылучылар саныннан да артып китә. Лидерлар арасында шулай ук  мәктәп, спорт оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәдәният йортлары. Ә менә муниципаль берәмлекләр, төбәк хакимияте органнары, яшьләр сәясәте учреждениеләре битләренә күз салучылар азрак.

- Хакимият органнарын һәм алар буйсынуындагы учреждениеләрне социаль челтәрләрдә үз битләрен  алып барырга этәргән закон кабул ителгәннән бирле нәкъ бер ел үтте, – дип искә төшерде "Диалог Регионы" директоры урынбасары. - Бу вакыт эчендә илдә яңа һөнәр барлыкка килде – дәүләт битләре администраторы. Ил буенча 128 мең админ бу юнәлештә эшләргә өйрәнү  узган инде.

Татарстанда форум «Диалог» федераль методология үзәге мәйданчыгында уза. Алда әйтеп үтелгән закон кабул ителгәннән бирле биредәге өйрәнү чараларында 244 кеше катнашкан. Алар арасында - Казан шәһәренең «Апрель» тернәкләндерү үзәге бите администраторы, хәзерге форумның тыңлаучысы Юлия Лакеева да бар.

- Закон үз көченә кергән вакытка безнең VK да үз битебез бар иде инде, әмма безнең аудитория өчен ул, асылда, үзәк эшчәнлеге турында мәгълүмат чыганагы түгел иде, - ди ул. - Хәзер без учреждение эше турында мәгълүматны, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре алар турында тулы, ә иң мөһиме, ышанычлы  мәгълүмат ала алсын өчен һәр көнне бастырабыз. Һәм монда безгә бүгенге кебек чараларда алган белемнәребез бик ярдәм итә. Ышанам, бу гыйлем миңа һәм минем хезмәттәшләремә һичшиксез киләчәктә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International