Казанда Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында “Миллиард.Татар” басмасының «Ел татарлары» рейтингында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Геральдика залына Россиянең төрле почмакларыннан якынча 60 кеше җыелды. Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татмедиа» РА җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билалов, Тарих институты директоры Радик Салихов һәм Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗев тапшырды.
"Мин әлеге башлангычны тулысынча хуплыйм һәм рейтинг алга таба да үткәрелер дип ышанам, без үзебезнең каһарманнарны белергә тиеш", – дип билгеләп үтте тантанада Айдар Сәлимгәрәев.
Җиңүчеләрне сораштыру юлы белән эксперт җәмгыяте сайлап алган. 50ләп кешегә анкеталар таратылган, алар анкетага исем-фамилияләре язылган кешеләр арасыннан үзләре лаек дип тапканнарын билгеләгән. Анкета нәтиҗәләре нигезендә һәр номинациядә басманың социаль челтәрләрендә тавыш бирү өчен топ-10 формалашкан.
«Без көн саен "Миллиард.Татар" белән кызыксынучыларның артуын күрәбез. Мин киләчәктә мондый проектлар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәм», – дип ассызыклады Шамил Садыйков.
Тавыш бирү 10 октябрьдә башланып 19 декабрьдә тәмамланган. Рейтингны уздыру чорында барлыгы 21 номинация игълан ителгән. Тавыш бирүдә 128 144 кеше катнашкан.
«Журналист өчен иң зур проблема – үзенең кем өчен язганын белмәү. Бүгенге чарада без "Миллиард.Татар"ның никадәр киң колачлы булуын һәм нинди мөһим эш башкарганын күрдек», – диде Ринат Билалов.