«Tatarstan Today. Дөньяга ачык»: яңа чыгарылыш

2023 елның 15 декабре, җомга

Россия һәм Кытай хезмәттәшлегендә Татарстанның роле нинди? Алты шәһәр белән тугандашлык  һәм 11Кытай провинциясе белән хезмәттәшлек турында  килешү.

Журналист Динә Газалиеваның «Tatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышы татарстанлыларның  Кытайдагы коллегалары белән эшчәнлегенә, җитәкчеләр дәрәҗәсендәге дуслыкка багышланган.

Бу программа – "кытай темасының" дәвамы. Булган һәм планлаштырылган эшлекле багланышлар, бу процессларда шәхсән катнашу турындагы хикәядән тыш, журналист, гадәттәгечә, Кытайга сәфәрләреннән алган шәхси тәэсирләре белән дә бүлешә.

Динә Газалиева заманча кытай автокарларына утырып, экзотик сый-нигъмәтләрне татып караган. Сүз уңаеннан, хәзер Кытай автосәнәгате, Татарстанның  "Камаз" автоҗитештерүчесе кебек үк, актив рәвештә электромобильләргә басым ясый. Кытай – Татарстан мөнәсәбәтләре, Кытай символы һәм бу хезмәттәшлектә  безнең максатлар турында – Динә Газалиеваның «Tatarstan Today.  Дөньяга ачык » авторлык программасының яңа чыгарылышында.

“ТНВ”да 16 декабрь көнне 19:00, 18 декабрь көнне 22:10

“Татарстан 24”дә 20 декабрьдә 18:30 һәм 22:30

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International