Дәүләт органнарының социаль челтәрләрдәге битләреннән 49 млн россияле файдалана, ә аларны укып баручыларның гомуми саны 135 млн га якынлашкан. Бу хакта кичә Казанда узган "Госпаблики" мәгариф форумында «Диалог Регионы» генераль директоры урынбасары Андрей Цепелев белдерде. Чараны ТР Рәисе Администрациясе һәм Татарстанда “Диалог Регионы” коммерцияле булмаган автоном оешмасының аерымланган бүлекчәсе оештырды. Анда әйдәп баручы мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре бергәлекләренең 70 тән артык администраторы катнашты.
7 декабрьдә Татарстанның Сынлы сәнгать музее бүлекчәсе – Заманча сәнгать галереясында фотограф Михаил Захаров һәм Казан волонтеры, һәвәскәр фотограф Тимур Камалетдинов күргәзмәсе ачылачак.
Татарстан Республикасы «Иң күп укый торган регион» бөтенроссия конкурсында җиңүче дип танылды. Бүләкләү тантанасы 30 ноябрьдә Мәскәүдә Россия Язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясендә узды.
3 декабрьдә, якшәмбе көнне, 10.15 сәгатьтә Беренче каналдан "Туй ясыйбыз" программасы күрсәтеләчәк.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Согуд Гарәбстанында Халыкара массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучыларны «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» форумына чакырды.
20-23 ноябрьдә Татарстанда федераль журналистлар өчен матбугат туры узды. Шушы вакыт эчендә алар республиканың соңгы биш елдагы төп казанышлары белән танышты. Матбугат туры 2 декабрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Төбәк көненә әзерлек кысаларында үткәрелде.
Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга һәм халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурсларын оештыручылар тарафыннан 2023 һәм 2024 елларда конкурска килгән эшләрне бергә карау һәм нәтиҗәләрне 2024 елда чыгару турында карар кабул ителде.
Шимбә, 18 ноябрьдә, РБК телеканалында Татарстан һәм аның башкаласына багышланган «Төбәк портреты» программасының яңа чыгарылышы тәкъдим ителәчәк. Билгеле булганча, Казан шәһәрендә февраль аенда «Киләчәк уеннары – 2024» халыкара мультиспорт фиджитал-турниры узачак.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республикакүләм конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәрби комиссариатка Татарстан солдатлары өчен газеталар һәм журналлар тапшырды. Алар Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк.