«Регион портреты» программасының яңа чыгарылышы Татарстанга һәм «Киләчәк уеннары»на багышлана

2023 елның 17 ноябре, җомга

Шимбә, 18 ноябрьдә, РБК телеканалында Татарстан һәм аның башкаласына багышланган  «Төбәк портреты» программасының яңа чыгарылышы тәкъдим ителәчәк. Билгеле булганча, Казан шәһәрендә февраль аенда «Киләчәк уеннары – 2024» халыкара мультиспорт фиджитал-турниры узачак.

Программада республиканың  кунакларны кабул итәргә әзерлек дәрәҗәсе, соңгы елларда республикада илкүләм проектлар ярдәмендә барлыкка килгән үзгәрешләр һәм инфраструктура модернизациясенең, юллар төзелешенең Татарстанда эшлекле мохитне үстерүгә керткән өлеше хакында бәян ителәчәк.

Тапшыруда  шулай ук шәһәрдәге спорт инфраструктурасы, аның фиджитал-уеннар үткәрү өчен идеаль урын булуы турында мәгълүмат биреләчәк. Мәскәүдән Татарстан башкаласына 6,5 сәгать эчендә килеп җитү мөмкинлеге тудырган «Восток» тизйөрешле автомагистрале турында да сүз булачак. Бу юл «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Агымдагы елның декабренә төзелеш эшләре тәмамланыр дип көтелә.

Татарстанда спорт хәрәкәтеннән тыш бизнес-бергәлек тә актив үсештә. РБК каналы республикада үз эшен ачкан һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча матди ярдәм алган эшкуарлар белән дә таныштырачак.

Югарыда бәян ителгәннәр хакында  18 ноябрьдә 9.40 сәгатьтә, шулай ук 23 ноябрьдә 15.40 сәгатьтә «Төбәк портреты»ның яңа чыгарылышында карарга мөмкин.

Казанда «Киләчәк уеннары» Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә үткәрелә. Дәүләт башлыгы дөньяның төрле илләрендәге спортчыларны һәм яшьләрне ярышларда катнашырга чакырды.

Рәис Рөстәм Миңнеханов турнирның Оештыру комитеты утырышында белдергәнчә, республика «Киләчәк уеннарын» кабул итәргә һәм чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International