ИНТЕРНЕТ ЧЕЛТӘРЕНДӘ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ТЕЛЛӘРЕН ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ БУЕНЧА РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

 «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республикакүләм конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.

Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы блогларны ачыклау.

Конкурсның гомуми приз фонды 565 000 сум тәшкил итә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- «Социаль челтәрләрдә иң яхшы блог»;

- «Видеохостингларда иң яхшы блог»;

- «Мессенджерларда иң яхшы блог»;

- «Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы темасы буенча иң яхшы блог»;

- «Иң яхшы яшь блогер» (яше 14 яшьтән 18 яшькә кадәр).

Конкурста катнашучылардан документлар пакеты 2023 елның 30 ноябренә кадәр электрон адреска җибәрелә: konkurs_tatmedia2023@mail.ru яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, тел. 570-31-12.

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International