ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

20-23 ноябрьдә Татарстанда федераль журналистлар өчен матбугат туры узды. Шушы вакыт эчендә алар республиканың соңгы биш елдагы төп казанышлары белән танышты. Матбугат туры 2 декабрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Төбәк көненә әзерлек кысаларында үткәрелде.


21
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга һәм халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурсларын оештыручылар тарафыннан 2023 һәм 2024 елларда конкурска килгән эшләрне бергә карау һәм нәтиҗәләрне 2024 елда чыгару турында карар кабул ителде.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Шимбә, 18 ноябрьдә, РБК телеканалында Татарстан һәм аның башкаласына багышланган  «Төбәк портреты» программасының яңа чыгарылышы тәкъдим ителәчәк. Билгеле булганча, Казан шәһәрендә февраль аенда «Киләчәк уеннары – 2024» халыкара мультиспорт фиджитал-турниры узачак.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республикакүләм конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәрби комиссариатка Татарстан солдатлары өчен газеталар һәм журналлар тапшырды. Алар Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк.
 


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстанның Иҗтимагый палатасында “Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге  коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту” конкурсына йомгак ясадылар.

Онлайн аралашу заманча кешенең көндәлек тормышына һәм хезмәтенә торган саен ныграк үтеп керә.

Бик тиздән премьера!
Татарстан белән Кытайны нәрсә бәйли? Татарстан белән Кытайның якынаюында нәрсә аеруча мөһим?


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда “Күпчалымлы Россия” журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурска илнең төрле почмакларыннан 800 дән артык гариза кергән. Алар арасында радио, телевизион һәм интернет-проектлар бар. Төп бүләккә кем ия булды? "Татар-информ" репортажында.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов танылган алып баручы Арина Шәрәпова белән 90 нчы еллар телевидениесенең яхшы һәм начар яклары, журналистиканың якын киләчәктә нинди булачагы, сәяси тапшырулар  һәм Татарстан турында сөйләште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International