«Татмедиа» агентлыгы «срочниклар»га Татарстан газеталарын һәм журналларын тапшырды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәрби комиссариатка Татарстан солдатлары өчен газеталар һәм журналлар тапшырды. Алар Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк.

Хәрби хезмәткәрләргә «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» республика газеталарын, шулай ук шәһәр һәм район газеталарын тапшырдылар. Моннан тыш, солдатларга «Татарстан», «Казан», «Мирас», «Идел», «Казан утлары», «Чаян» журналлары, конвертлар һәм кирәкле канцелярия кирәк-яраклары җибәрелгән.

«Татмедиа» республика агентлыгы махсус хәрби операция зонасындагыларга да шундый ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, ел башыннан «Татмедиа» Татарстан хәрби хезмәткәрләре өчен 13670 данә газета һәм 1750 журнал тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International