Беренче каналдан татар туй традицияләренә багышланган "Туй ясыйбыз" программасы күрсәтеләчәк

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

3 декабрьдә, якшәмбе көнне, 10.15 сәгатьтә Беренче каналдан  "Туй ясыйбыз" программасы күрсәтеләчәк.

Казан яшьләре  Сәйдә һәм Фәрит туйларын халкыбызда кабул ителгән  туй гореф-гадәтләренә туры китереп ясау турында карар кабул иткән. Алар ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яхшы белә һәм  хөрмәт итә.  Сәйдәнең татар халык ансамблендә чыгыш ясавы да моңа этәргеч булган.

Тапшыруда республикабызга гына хас үзенчәлекләр, килен-кайнана мөнәсәбәтләре, туйга бирнә, аш-су әзерләү серләре хакында да бәян ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International