ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналистиканың киләчәге блогерлар кулында дип саный. Ул бу турыда «Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә популяр чуваш блогерлары белән узган очрашуда әйтте.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында легендар сатира һәм юмор журналы «Чаян»ның йөзьеллыгына багышланган күргәзмә уза. Экспозициягә килүчеләр карикатур рәсемнәр белән генә түгел, ә «Чаян» журналының барлык  номерлары  – революциядән соңгы чорларда нәшер ителгәннәрдән алып хәзерге чыгарылыш саннары белән дә таныша алачак.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

«Татмедиа» бинасының  беренче катында  «Татарстан» тышлыгында – Татарстан хатын-кызы» күргәзмәсе бара. Ул 8 Март бәйрәменә багышлап оештырылган иде.


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген «Татмедиа» бинасының беренче катында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы
Михаил Захаров күргәзмәсе ачылды.


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ Планета телеканалларында “Барысы да Җиңү өчен!” Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак.


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген капиталь ремонттан соң Татарстанның Буа районында «Буа-информ» бинасы ачылды. Журналистлар өчен яңа техника сатып алынды, кабинетлар яңартылды.

2023 елның 15 нче февралендә сәгать 11.00 «Сабыйлар» балалар мәркәзендә (Казан шәһ., Комсомол ур., 1 нче йорт, 6-9 подьезд)  «Сабантуй»  журналы игълан иткән «Әбием киңәшләре» бәйгесенең җиңүчеләрен тантаналы котлау чарасы үткәрелә. 

Конкурс энергетик, матди, финанс, хезмәт һәм административ ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген пропагандалауга һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелегенә, энергияне сак тоту, табигатьне саклау чараларына барлык өлкә белгечләренең һәм халыкның игътибарын җәлеп
итүгә юнәлдерелгән.

 «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.


10
февраль, 2023 ел
җомга

Актанышта «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең филиалы - «Актаныш таңнары» матбугат үзәге ачылды. Район үзәгендә 1973 елда төзелгәннән бирле беренче тапкыр капиталь ремонт ясалган бина ачылышы тантаналы төстә үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International