Татарстан мөфтие Айдар Сәлимгәрәевка «Бердәмлек» медален тапшырды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка «Бердәмлек» медален тапшырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ул «Татмедиа» агентлыгының Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән күпьеллык хезмәттәшлеге, Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендәге тырышлык өчен бүләкләнде», диелә хәбәрдә.

Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты. Җитәкчеләр республикада ислам медиасын үстерү мәсьәләләре һәм мөселман өммәтен яктыртуның нәтиҗәлелеген, аның ислам һәм конфессияара сәясәт өлкәсендәге казанышларын арттыру турында фикер алышты.

Шулай ук әңгәмәдәшләр «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 2023XIV Халыкара икътисади форум турында да сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International