«Татарстан» ДТРК яңа проект башлап жибәрде

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе Россия-1 һәм Россия-24 телеканалларында «Җиңү безнең якта булачак» видеороликлар сериясен башлап җибәрде. Проектны төшерүдә танылган журналистлар, артистлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары катнашты.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Җиңү безнең якта булачак!» дигән фразаны без төрле массакүләм мәгълүмат чаралары аша күп тапкырлар ишеттек. Бу сүзләрне әйтүчеләрнең һәрберсенең үз тарихы, без аларны бер проектка берләштерергә булдык. Бу – безнең махсус операция каһарманнарына да, 9 майга – Җиңү көненә дә багышланган проектыбыз”, – диде проект авторы, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов.

«Җиңү безнең якта булачак» проектын төшерүдә беренчеләрдән булып Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипжанова катнашты. Махсус операция башланганнан бирле ул анда катнашучылар өчен берничә концерт биргән, якташларыбызны озатуда катнашкан.

«Егетләр һәрвакыт «Туган як» җырын җырлауны сорый. Бу – аларның туган җиргә булган мәхәббәте, бүген алар аны яклап көрәшә. Мин батырларның барысын да Җиңү җырлары белән каршы алган мизгелне көтәм»,– диде Алинә Шәрипҗанова.

Шулай ук проектта «Zа Победу! Казань!» геройлары хатыннары» иҗтимагый оешмасыннан вәкилләр катнашты.

«Без барыбыз да Бөек Ватан сугышында фашизм явызлыгына каршы торган җиңүчеләр нәселеннән. Хәзер исә ирләребез неонацистларга каршы көрәшә. Башка хәрбиләрнең хатыннары белән аралашканда, «Без дә алгы сызыкка китәр идек» дигән сүзләрне күп тапкыр ишеттем, әмма безнең бурычыбыз – монда булу, ирләребезгә, гуманитар ярдәмнәр җибәреп, балаларыбызны үстереп, ярдәм итү. Мондый проектларда катнашу махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарның тол хатыннары өчен дә бик мөһим. Алар ялгыз түгел, безне барыбызны да бер максат һәм бер омтылыш берләштерә», – диде Оксана Бородина.

Проектны төшерү дәвам итә, тарих яңа геройлар белән тулылана. Шулай ук «Татарстан» ДТРКдә махсус хәрби операция темасына багышланган «Ракурс» һәм «Геройлар Республикасы» проектлары трансляцияләнә. Барлык материалларны  БДТРКнең "СМОТРИМ" мультимедиа платформасында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International