Китапка танылган журналист, шагыйрь, бард Сергей Федотов язган шигырьләр, җырлар, шигъри пьесалар кергән. Сергей Александрович басманың кулъязмасын әзерли, ләкин китап чыгарырга өлгерми. Ул, нибары 59 яшендә, 2015 елның 12 июнендә вафат була. Дуслары, журналист хезмәттәшләре ул башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә – "Плутон" нәшриятында «Однодневные спектакли» китабы дөнья күрде.
Сергей Александрович Федотов 1956 елның 16 апрелендә Яшел Үзәндә туган. Токарь булып эшли, Заполярьеда диңгез авиациясендә хезмәт итә. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты каршындагы юмористик миниатюралар театрында уйный (ТЮМИФФ), Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган сугышчыларны эзләү буенча "Снежный десант" походларында катнаша.
«Зеленодольская правда», «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости», «Комсомолец Татарстана» газеталарында, «Интерфакс» агентлыгында эшли.
Хезмәттәшләре, аны белгән кешеләр күңеленә ул шигырьләре һәм бард җырларын оста башкаручы буларак та кереп калды.
Сергей Федотовның «Однодневные спектакли» китабын тәкъдим итү 31 мартта сәгать 11 дә, Татарстан Республикасы Журналистлар йортында (Декабристлар урамы, 179/2) булачак.