Санкт-Петербургта мәдәниятләр багланышы хакында XVII Халыкара медиа-форумы узачак

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

 2023 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында «Мәдәниятләр багланышы» XVII Халыкара медиа-форумы узачак. Медиа-форумда катнашу өчен Татарстан Республикасы яшь тележурналистлары, режиссерлары, фотографлары, блогерлары чакырыла, алар Эрмитажда туган ягыбыз турында сөйли торган мультимедиа эшләр тәкъдим итә алачак.

«Мәдәниятләр багланышы» уналты ел дәвамында традицион журналистика һәм яңа медиа юнәлешләре вәкилләре арасында фикер алышу һәм һөнәри тәҗрибә алмашу өчен Россия территориясендәге иң эре халыкара мәйданчык булып тора.

Быел форум программасына бүгенге заман журналистикасына  багышланган гамәли конференция, фотокүргәзмә һәм «Мин монда яшим» дигән темага берләштерелгән документаль фильмнар фестивале кертелгән. Форум барышында катнашучылар Эрмитаж, Санкт-Петербург, шулай ук Россиянең төньяк-көнбатышында яшәүче халык турында үз сюжетларын булдыра алачак. «Багланышлар» программасы илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь катнашучыларга тәҗрибә уртаклашу һәм үз эшләрен Россия һәм чит ил коллегаларына тәкъдим итә алу мөмкинлеген булдыруны күздә тотып әзерләнгән.

Иң яхшы эшләрнең авторлары оештыру комитеты хисабына чакырылачак. Форум, аның секцияләре һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат медиа-форум сайтында (https://mediacongress.ru/dialogcultur23_main) һәм «Мин Россиядә яшим» проекты сайтында (https://iliveinrussia.ru/) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International