Проект кысаларында регионның уникаль урыннары һәм җирле халык тарихы турында материаллар дөнья күрәчәк. «Бу – туристлар өчен республиканы яңа яктан ачарга мөмкинлек бирә», – ди проектны оештыручылар. Проектны төшерү 4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Казанда һәм аның тирәсендә планлаштырыла. Туристлар булып популяр блогерлар Андрей Борисов һәм Сабина Хайрова, шулай ук «Больше, чем путешествие» программасында катнашучылар чыгыш ясаячак.
«Места» – VK яңа проекты, ул «Больше, чем путешествие» АКО белән берлектә Интернетны үстерү институты («ИРИ» АКО) ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның кысаларында ике ел дәвамында Россия төбәкләре турында 70 видеоролик һәм социаль челтәрләр өчен башка контент булдырылачак. Аларның һәрберсенең үзәген төбәкнең уникаль урыннары, җирле халыкның тарихы һәм проектлары чагылдырылган киноэссе тәшкил итә.
«Сәяхәтләр темасы VK онлайн-платформасында һәрвакыт популяр. Медиа форматы өчен гадәти булмаган «Места» проекты Россия төбәкләрен күрсәтәчәк, кулланучыларга гадәти булмаган һәм оригиналь контент тәкъдим итәчәк. Без алып баручысы булган чираттагы тревел-шоу түгел, ә сәяхәтнең хисләргә бай көндәлеген төзибез, анда туристлар чын-чынлап төбәктә алар өчен тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланачак», – ди проектның җитәкчесе Ирина Саютина. «Места» проектында катнашучылар җирле яшь рәссамнар һәм скейтбордистлар бергәлеге белән танышачак, шулай ук чүлмәк ясау серләренә өйрәнә алачак. Алар «Барлык диннәр храмында», Болгар шәһәре тарихи тыюлыгында булачак, Кара Пулат һәм болгар архитектурасының башка объектлары белән танышачак.
«Мин һәрвакыт сәяхәт итәргә һәм үз язылучыларыма яңа урыннар күрсәтергә яратам. Синең контентың кемнедер диваннан торып басарга һәм сәяхәткә китәргә этәрә икән, бу – бик шәп. Әлеге сәфәр белән дә шулай булыр дип ышанам!», – ди блогер Андрей Борисов. Медиаэкспедициядә «Больше, чем путешествие» программасын «Топблог» конкурсы җиңүчеләре Анастасия Кулишова һәм Георгий Аветисов тәкъдим итә.
«Минем «ТопБлог» белән хезмәттәшлегем бик күптәннән башланды, бу конкурсның мөмкинлекләре чиксез. Бу юлы мин миллион язылучылары булган блогерлар белән бер командада Татарстанга баруыбызны социаль челтәрләрдә яктырта алачакмын. Язылыгыз һәм лайклар куегыз!», – дип билгеләп үтә проектның беренче сезонында җиңүче Анастасия Кулишова.
«Места» проекты кысаларындагы беренче фильмнар контент платформаларында яз көне үк дөнья күрәчәк. Проект һәм медиэкспедиция яңалыклары турында күбрәк мәгълүматны «Места» һәм «Больше, чем путешествие» бергәлекләрендә табарга мөмкин.
«Места» проектын медиа галәмендә артистка Миа Бойка, телевидение алып баручысы Лена Летучая һәм блогер Юля Коваль тәкъдим итә. Проектта барлыгы 50дән артык инфлюенсер катнаша.