Эльвира Әхмәтова – гомумдиктант дикторы

2023 елның 7 апреле, җомга

2023 елда Казан шәһәрендә диктант язылачак төп мәйданчыклар – А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм К(П)ФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты. Шулай ук «МЕГА» сәүдә үзәге, «ТАТМЕДИА» АҖ һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре  федерациясе дә бу чарадан читтә калмый.

 «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе мәйданчыгында диктор булачак.

Быел гомумдиктант 20 нче тапкыр алты континентта 19 сәгать поясында уза. Татарстан территориясендә диктантны 8 апрельдә 14:00 сәгатьтә барлык торак пунктларда яшәүчеләр яза ала.

29 март көнне https://totaldict.ru/kazan/ сайтында диктант язарга теләүчеләрне теркәү башланды. Татарстанда диктант 1 000 нән артык мәйданда язылачак, Казанда китапханәләр, югары уку йортлары, мәдәни үзәкләр, музейлар һәм башкалар базасында 200дән артык мәйданчык оештырыла, шуларның 50дән артыгына барлык теләүчеләр керә ала. Диктантка теркәлү өчен шәхси биттәге "Мәйданчык" кушымтасына күчәргә һәм уңайлы мәйданчыкта теркәлергә кирәк. Акциядә катнашучы барлык затларга Berlingo компаниясенең хGold каләме бүләк ителә. Акция турындагы яңалыкларны һәм өстәмә мәгълүматны оештыручылар “ВКонтакте” төркемендә бастырачак: https://vk.com/totaldictkzn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International