Казанда «Аргамак» әдәби журналын тәкъдим итү була

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Чара 5 апрельдә 17.00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәкнең яшьләр студиясендә узачак.

 «Аргамак»ның баш мөхәррире, Чаллы шагыйре Николай Алешков журналның язгы яңа номерын тәкъдим итүне Казанда «Исәнме, «Аргамак»!» исемле музыкаль-шигъри бәйрәм рәвешендә уздырырга карар кылган. Анда Россиянең халык артисты Геннадий Прытков, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган Ольга Лахнова, «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Эльвира Фёдорова), шулай ук яңа номерның  авторлары һәм аның язма геройлары чыгыш ясаячак. Килүчеләргә бүләкләр һәм сюрпризлар вәгъдә ителә! Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International