«Бәллүр каләм»–«Хрустальное перо» республика журналистика һәм массмедиа конкурсында катнашучыларны нинди номинацияләр буенча бәяләячәкләр, конкурсның форматы медиакиңлек үсешен исәпкә алып ничек үзгәрә, бу хакта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова сөйләде.
- Медиабергәлектә журналистика һәм массмедиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" XXVI республика конкурсы башлану турында актив фикер алышу бара, аның үзенчәлекләре һәм башка конкурслардан аермалы яклары нәрсәдә?
– «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» республика конкурсын статусы буенча кыю рәвештә республиканың журналистлар җәмгыяте өчен төп конкурс дип танырга мөмкин. Ул Татарстанда 1997 елдан бирле уздырыла. Әлеге конкурс ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә үтә. Конкурсны гамәлгә куючылар – Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы.
- Быел конкурс нинди номинацияләр буенча уздырылачак һәм аның бүләкләү фонды күпме?
– Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Журналистикага тугрылык өчен», «Мультимедияле редакция», «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе», «Үз эшенең остасы», «Ел фоторепортеры», «Ел телеоператоры», «Нәтиҗәле матбугат хезмәте», «Популяр блогер», «Туган тел», «Ел медиасы».
Җиңүчеләр һәр номинациядә 50 мең сум акчалата премия алачак. Конкурс шартлары буенча анда ММЧ редакциясе дә, журналистлар да катнаша ала.
Моннан тыш, конкурсның оештыру комитеты ел саен актуаль темалар буенча махсус номинацияләрне гамәлгә куя, алар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Быел түбәндәге махсус номинацияләр булачак: «Татарстан Республикасында цифрлаштыру елын иң яхшы яктырту», «Россия халыкларының мәдәни мирас елын иң яхшы яктырту» һәм «Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе».
- «Бәллүр каләм»– «Хрустальное перо» конкурсында блогерларга ничек катнашырга? Алар шулай ук контент тудыра һәм яңалыклар формалаштыра бит...
– Күптән түгел генә бездә "Популяр блогер" яңа номинациясе барлыкка килде, ул блогосферада талантларны билгеләргә һәм стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа медиалар үсешен исәпкә алып, контент куллануның яңа трендларын исәпкә алмый ярамый. Безнең республикада бу юнәлеш актив үсә.
- Конкурста бары тик республика ММЧ вәкилләре генә катнаша аламы?
– Конкурсның Оештыру комитеты татар телендә материаллар чыгаручы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен “Туган тел” дигән махсус номинация булдырды. Әлеге номинациядә Татарстаннан читтә эшләүче редакцияләр һәм авторлар катнаша ала.
- Конкурска эшләр кайчанга кадәр кабул ителә һәм гаризаны кая җибәрергә була?
– Конкурска эшләр 2023 елның 21 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Декабристлар ур., 179 йорт адресына китереп бирү юлы белән яки почта аша кабул ителә. «Бәллүр каләм» «Хрутальное перо» журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVI республика конкурсына дигән тамга куярга кирәк.
- Җиңүчеләр ничек билгеләнә?
– Конкурска йомгак ясау ике этапта уздырыла. Финалистлар исемлеге «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» республика газеталарында һәм аларның сайтларында, шулай ук «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы сайтында бастырыла. Эшләрне экспертлардан, җәмәгатьчелек һәм медиатармак вәкилләреннән торган конкурс комиссиясе бәяли.
«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» җиңүчеләренең исемнәре соңгы мизгелгә кадәр әйтелми һәм бүләкләү тантанасында гына игълан ителә. 2022 елда конкурска 1,7 меңгә якын эш керде. Шуларның 718 – рус телендә, 978 – татар телендә. Конкурс, гадәттәгечә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздыру белән тәмамлана.
- Быел бүләкләү тантанасы кайда һәм кайчан узачак?
– 2023 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 30 майда Казанның концерт мәйданчыкларының берсендә узачак.
- Әңгәмәбезне йомгаклап, конкурс турында тулы нигезләмә кайдан табарга мөмкин булуын әйтсәгез иде.
– Бөтен мәгълүмат «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының рәсми сайтында, шулай ук Татарстан Журналистлар берлеге сайтында урнаштырыла. Анда конкурста катнашу шартлары, шул исәптән конкурс эшләрен бәяләү критерийлары турында кирәкле барлык мәгълүматларны табарга мөмкин.