ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе Россия-1 һәм Россия-24 телеканалларында «Җиңү безнең якта булачак» видеороликлар сериясен башлап җибәрде. Проектны төшерүдә танылган журналистлар, артистлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары катнашты.


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Чара 5 апрельдә 17.00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәкнең яшьләр студиясендә узачак.


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Проект кысаларында регионның уникаль урыннары һәм җирле халык тарихы турында материаллар дөнья күрәчәк.  «Бу – туристлар өчен республиканы яңа яктан ачарга мөмкинлек бирә», – ди проектны оештыручылар. Проектны төшерү  4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Казанда һәм аның тирәсендә планлаштырыла. Туристлар булып популяр блогерлар Андрей Борисов һәм Сабина Хайрова, шулай ук «Больше, чем путешествие» программасында катнашучылар чыгыш ясаячак.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

 2023 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында «Мәдәниятләр багланышы» XVII Халыкара медиа-форумы узачак. Медиа-форумда катнашу өчен Татарстан Республикасы яшь тележурналистлары, режиссерлары, фотографлары, блогерлары чакырыла, алар Эрмитажда туган ягыбыз турында сөйли торган мультимедиа эшләр тәкъдим итә алачак.

«Бәллүр каләм»–«Хрустальное перо» республика журналистика һәм массмедиа конкурсында катнашучыларны нинди номинацияләр буенча бәяләячәкләр, конкурсның форматы медиакиңлек үсешен исәпкә алып ничек үзгәрә, бу хакта   «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова сөйләде.

Китапка танылган журналист, шагыйрь, бард Сергей Федотов язган шигырьләр, җырлар, шигъри пьесалар кергән. Сергей Александрович басманың кулъязмасын әзерли, ләкин китап чыгарырга өлгерми. Ул, нибары 59 яшендә, 2015 елның 12 июнендә вафат була. Дуслары, журналист хезмәттәшләре ул башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә – "Плутон" нәшриятында «Однодневные спектакли» китабы дөнья күрде.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз.


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм журналистлар,  бер өстәл артына җыелып, республика юлларындагы иминлек мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру проблемасы турында сөйләштеләр.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 187нче күппрофильле лицее укучылары Идел буе төбәгенең иң зур полиграфия предприятиеләренең берсе - «Идел-Пресс» җитештерү-нәшрият комплексында һәм Татарстан китап нәшриятында булды.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

 "Казанские ведомости" газетасы үзенең 32 нче туган көнен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан басма редакциясе "Газетадан аерылмагыз!" дип аталган бөтенроссия марафонын игълан итте. Идея авторлары басма газеталарның, гомуми цифрлаштыруга карамастан, яшәвен һәм яшәячәген күрсәтергә өметләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International