Бүген Сочида рәсми рәвештә традицион "Бөтен Россия" заманча журналистика форумы ачылды. "Татмедиа" медиахолдингы форумда үзенең берничә медиапроектын – "Чаян" журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә, "Идел" һәм "Идель" яшьләр журналларын, шулай ук "Татмедиа династиясе" проектын тәкъдим итә.
Махсус хәрби операция шартларында профессиональ журналистлар өчен аларның гражданлык позициясе мөһим. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Республика Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ»га үз фикерләрен җиткерде. Анда республика җитәкчесе медиа киңлекнең бүген чын сугыш кырына әверелүен ассызыклады.
«Кама Артегы» мәйданчыгына Татарстаннан профессионал телевидение журналистлары җыелды. Ике көн дәвамында алар төрле юнәлешләр буенча мастер-классларда, дискуссияләрдә, экскурсияләрдә булды, актуаль темаларга аралашты.
Республика халкы «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы аша түләүсез хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
7 сентябрьдә Түбән Камада «Камский бриз» төбәк телекомпанияләренең өченче фестивале башланачак. Быел ул аеруча үзенчәлекле – махсус хәрби операция зонасында һәлак булган НТР телеканалы журналисты Александр Комаров истәлегенә багышланган.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында Татарстан башкаласына өч көнлек матбугат турына Кытай Халык Республикасыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде. Сәфәрнең беренче көнендә журналистларга Казан Кремле буенча гомуми экскурсия оештырылды.
«Рус цивилизациясе» VII Халыкара фотоконкурсы Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә яңа ук елына чакырып кыңгырау чыңлады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Белем бәйрәме аеруча тантаналы узды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча үткәрелә торган конкурс киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү, телевидениедә, радиода, басма вакытлы матбугатта, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максатында үткәрелә.
«Татарстан» ДТРК Шәһәр һәм Республика көнендә «Россия 24» телеканалында быел җәй көне Татарстанда билгеләп үтелгән милли бәйрәмнәр турында яңа «Под сенью традиций» фильмын күрсәтәчәк.