"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов танылган алып баручы Арина Шәрәпова белән 90 нчы еллар телевидениесенең яхшы һәм начар яклары, журналистиканың якын киләчәктә нинди булачагы, сәяси тапшырулар һәм Татарстан турында сөйләште.
- Арина Аяновна, беренче чиратта, сезнең Казанга ни өчен килүегезне беләсе килә. Без сезнең кызыклы белем бирү проектыгыз барлыгын беләбез, аның турында сөйләгез әле.
- Мине бүген бик җаваплы эш көтә (интервью 2 ноябрьдә язылды, бу көнне Арина Шәрәпова Казанда "Күпчалымлы Россия" журналистлар конкурсы кысаларында белем бирү семинары уздырды. Т-и). Чөнки бүген минем медиафорумда сөйләр өчен махсус әзерләнгән чыгышым, беренчедән, ВШЭның мин директор вазыйфаларын башкара торган заманча медиакоммуникацияләр үзәге үсешендә яңа этап булса, икенчедән, безнең барыбыз өчен дә мөһим темаларның берсе булып тора. Ул мәгълүмат һәм психологик каршылыклар чорында Россиянең мәдәни кодын ничек саклап калу, асылыбызны югалтмау һәм мөмкин кадәр берләшү зарурлыгы турында.
Тема, чынлап та, катлаулы. Мин хәтта бераз дулкынланам да. Әмма без бүген китерәчәк дәлилләр ышандырырлык булыр дип уйлыйм. Ә бу докладның асылы шунда ки, позитив контентны сакларга, эшләргә, тирәнәйтергә һәм аның кешегә мөмкин кадәр аңлаешлы булуына ирешергә кирәк. Бу җиңел
бурыч түгел, мин аудиториядәге хезмәттәшләремнең фикерләрен дә тоям төсле, алар: «Яхшы контент белән югары рейтингларга ирешеп булмый!», –дип уйлып утырачак.
Әйе, без рейтингларга күнеккән. Димәк, нәрсәдер уйлап табарга, бу хәлдән чыгу юлын эзләргә туры киләчәк. Менә, мәсәлән, "Хәерле иртә" программасы – ул бит рейтинглы программа, бездә генә түгел, бөтен дөньяда. Димәк, яхшы яңалыкларны да югары рейтинглы итеп бирергә мөмкин.
- Безнең укучыларыбыз сезне, беренче чиратта, Россиянең иң популяр телетапшырулар алып баручысы буларак белә. Сезнең белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүегез, күпләр өчен яңалык. Бу юнәлешкә ничек алындыгыз?
- Мин – белемем буенча педагог һәм укытучы. Һәм асылда беркайчан да мәгарифтән читкә китмәдем. Телевидениедә алып баручы, хәбәрче, продюсер булып эшләгәндә, даими рәвештә белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләндем. Фәлсәфә факультетының социология бүлеген тәмамлаган кеше буларак, баштан коммуникацияләр социологиясен укыттым, аннары журналистика өлкәсендә шактый белем бирдем – "Вышка" да, РАНХиГСта да, МГИМОда эшләдем.
Минем өчен бу шөгыль һава кебек кирәк. Һәм бу юкка гына түгелдер, чөнки әбием дә, әнием дә педагоглар. Укытучылыкны нәселдән килә торган һөнәрем дип әйтергә мөмкин. Берничә буын табиблар булган гаиләләр бар, ә менә мин педагог династиясе вәкиле булып чыктым.
- Сезнең, гомумән, взыйфаларыгыз бик күп төрле. Мәсәлән, сез Оборона
министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Анда ни белән
шөгыльләнәсез?
- О, бу бик зур һәм җитди эш. Соңгы тапкыр, белем бирү проекты белән шөгыльләнүем сәбәпле, мин хезмәттәшләрем белән Урал һәм Себергә хәрби заводларга бара алмадым. Бу биш-алты көнлек җитди сәфәр иде. Әмма моңа кадәр дә без төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, бик күп тапкырлар
булдык.
Без ни өчен йөрибез соң? Без, җәмәгатьчелек вәкилләре буларак, хәрби хезмәткәрләр белән кызыксынабыз. Аларның гарнизоннарда, хәрби частьларда ничек яшәүләре, военкоматларда барысы да яхшымы, солдатның көнкүреше уңайлымы икәнен карыйбыз. Вак-төяккә кадәр. Өч ел элек бер төбәккә килдек һәм япь-яшь малайларның ертык аяк киеменнән йөрүен күреп шаккаттык. Бу хакта җитәкчеләргә әйтергә оялганнар имеш... Бу, әлбәттә, бер мисал гына, әмма ул – мөһим мисал.
Моннан тыш, без оборона министрына ниндидер хәрби частьтә, мәсәлән, мәктәп җитешмәве, кайдадыр даруханәләр булмавы, ә кайдадыр бассейнны торгызырга кирәклеге турында хәбәр итәбез. Ягъни бик зур һәм нәтиҗәле эш алып барыла.
Моннан тыш сез Палестина җәмгыяте эшендә дә катнашасыз?
- Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер бу эш белән бик тыгыз шөгыльләнмим. Алар аны дәвам итәләр, әйе, бу катлаулы эш, бигрәк тә хәзерге көннәрдә. Тик мин Якын Көнчыгышта булган хәлләргә бәя бирә алмыйм.
Минем өчен бүген тагын бер юнәлеш – Мәскәү Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары буларак башкара торган эшләрем мөһим. Мин бу эшкә җитди алындым, анда НКО, волонтерлык һәм хәйриячелек буенча эксперт советын җитәклим. НКО һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүче оешмалар белән күп эшлим. Күреп торасыз, уңай контент темасы һәрвакыт минем белән янәшә йөри.
Хезмәттәшләребезнең кайберләре моны мыек астыннан гына елмаеп кабул
итәр, әмма кешеләр игелекле эшләр башкара һәм без аларга ярдәм итәбез.
Авыруларга яки яралыларга үзләренең җанын, йөрәген, буш вакытларын
багышлаган волонтерларга ничек ярдәм итмәскә була? Әлбәттә, без аларга бу
эшне оештыруда ярдәм итү өчен барысын да эшлибез. Кайбер очракларда
волонтерларны хәтта катлаулы хәлләрдә үз-үзен дөрес тотарга да өйрәтәбез,
яралылар белән эшләгәндә, мәсәлән. Мәскәүдә бу эш бик югары дәрәҗәдә
оештырылган.
- Сез, тәҗрибәле журналист буларак, ничек уйлыйсыз, 1990 нчы еллардан соң Россия журналистикасында тамырдан нәрсә дә булса үзгәрдеме? Нәрсә начарланды, нәрсәдә яхшырды?
- Ул вакытта, 90 нчы елларда, ил юллар чатында калды. Журналистлар да шулай ук. Мәгълүмат кырында Һәркем, рөхсәт ителгән кысаларда булса да, үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш итте. Аңлагансыздыр, сүз – авторлык программалары турында. Мин бу күренешнең нәтиҗәсе яхшы булуына
ышанып бетә алмыйм. Алай гына да түгел, болай эшләргә ярамауны төгәл беләм. Чөнки бу – хаос, ил өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерә торган фикер каршылыгы. Чөнки ул вакытта телевидение төп мәгълүмат чарасы иде.Бөтен халык телевизор карады һәм аңа әле бер, әле икенче, әле өченче төрле
мәгълүмат бирелде. Бу фикер каршылыклары безне 90 нчы еллар ахырындагы вәзгыятькә китерде.
Шул ук вакытта журналистика үзен бик яхшы хис итте. Чөнки без тулыканлы эшчәнлек алып бардык. Мин биредә һәр кешенең эгоизмы роль уйнагандыр дип уйлыйм. Һәрберебезгә үсәргә мөмкинлек бирелде. Журналистлар: "Ә без әле менә моны да беләбез, менә шулай да язабыз», – дип эшләде. Һәм бу хаос, бәхеткә, юкка чыгып, ил билгеле бер үсеш юлына баскач, күп кенә журналистларның кәефе төште. Әлбәттә, бу көчле сынау булды, күпләр аңа түзмәде.
- Ә хәзер һөнәри үсеш күзлегеннән караганда журналистика өчен иң катлаулысы нәрсә? Һөнәребезнең иң проблемалы ягы кайсы?
- Безне укымыйлар һәм аз карыйлар, без теләгәнчә үк түгел. Аңлашыла әлбәттә, кеше сәяси тапшыруларны карый, сәяси аналитиканы укый - ул бит кызыклы детектив кебек, өзлексез үсештә бирелә. Әйе, аларны укыйлар һәм карыйлар, әмма кайчандыр булган кебек халыкның йөз проценты да укый, карый дип әйтә алмыйм.
Шулай булгач, мөгаен, журналистиканың иң зур проблемасы – безнең тамашачылар һәм укучылар белән үзара бәйләнешебезнең юкка чыгуыдыр... Ниндидер проектны башлаганда, аның максатчан аудиториясен, кемгә багышлануын уйлыйсың. Ә хәзер: «Алар мине караячаклармы соң? Чынлап
та карармы?» дип уйларга мәҗбүр. Һәм менә бу бераз юлдан яздыра. Элек без тыңлаганнарын һәм карауларын төгәл белә идек.
- Хәзер кайсы журналистның һәм телевидение алып баручысының эше
сезне җәлеп итә?
- Минем бер гөнаһым бар - сәяси эфирлар карыйм (көлә). Конкрет исемнәрне атамыйм, әмма, һичшиксез, үземнең Беренче каналымны карыйм. Миңа үземнең хезмәттәшләремнең, башка каналлардагы хезмәттәшләремнең ничек эшләве кызык. Аннары, бу безне берләштерә торган эш. Минемчә, бүген сәяси эфирлар ярдәмендә без илдәге төп трендларны беләбез. Әлбәттә, кайбер блогерларны укыйм, әмма исемнәрен шулай ук атамас идем.
- Телевидение алып баручысы сыйфатында сез хезмәтегезне 1992 елда "Вести"да башлаган идегез. Беренче эфирыгызны хәтерлисезме?
- Әлбәттә.
- Куркыныч булдымы?
- Ничек дип әйтергә инде... Бик куркыныч түгел, юк. Мин "Орбита"да стажировка үткәндә - минем туры эфирда үз-үземне тотуымны тикшергәндә, курку хисе зуррак булды. Менә шул вакытта дөрестән дә куркыныч булды, эфирдан соң утырган урынымнан тора алмадым, аякларымның хәле китте. Ә Россиянең Европа территориясендә беренче эфирга чыкканда инде проблемалар булмады. Режиссер Лена Позднякова: «Бу булдырачак!» – дигән иде (көлә).
- Ул эфирның сюжетларын хәтерлисезме?
- Конкрет сюжетларны инде хәтерләмим. Ләкин мин текстларны үзебезгә язуны, верстка бурычын йөкләүләрен аңлаган идем инде. Ягъни ул чакта алып баручылар барысы өчен дә үзләре җавап бирә иде, алар турыдан-туры җаваплы иде.
- Сез популярлыкның тискәре якларын кайчан тоя башладыгыз? Һәм бу нәрсәдә чагылды?
- Танылуны һәм популяр булуны максат итеп куя торган артистлардан аермалы буларак, минем күп кенә коллегаларым үзләренә төшкән популярлыктан курку хисе кичерә. Кемдер түзми. Менә мин үз эчемә
бикләнәм, миңа кыен. Хәзер, Аллага шөкер, элеккечә үк түгел инде, мин урамда тыныч кына йөри алам. Ә элек бик кыен иде. Әмма, сүз уңаеннан, йолдыз авыруы барлыкка килә.
- Бу сезгә дә хас булдымы?
- Әлбәттә. Монда иң мөһиме, туганнарың һәм якыннарың сине тынычландырырга тиеш. Минем, дөресен әйткәндә, шулай булды. Кеше халык арасында кара күзлек киеп йөри башлый икән, бу инде аның йолдыз авыруына бирешүенең бер билгесе. Сине барыбер таныйлар бит, нигә кара
күзлек кияргә?!
- Якындагы өч-биш елда журналистика кая таба барачак? Укучыга нәрсәләр кызыклы булачак? Ягъни, бу һөнәр ияләренә киләчәктә нинди юнәлештә үсү мәслихәт булачак?
-Ә менә монысына җавап бирә алмыйм. Чөнки хәзер шундый кызыклы чор, дөньяда барган процесслар технологик үсешне тоткарлый кебек. Кем белә, бәлки, бу вәзгыять нәтиҗәсендә аудитория кабат укый башлар. Без дүрт-биш елдан нәрсә буласын белмибез, һәм моны белә дә алмыйбыз. Бәлки, аудитория безнең даһи егетләр язган юлларны йотлыгып көтәр. Миңа калса, журналист кеше үзен барысына да әзерләргә тиеш.
- Безнең һөнәрдә озак вакыт сакланып калу серен беләсе килә. Ничек арбадан төшеп калмаска, кызыксынуны югалтмаска, сынмаска?
- Анысын да белмим. Һәркемнең үз алымнары. Минем барысы да бик гади: мин – телевидениене яратам һәм телевизион процессларга чын күңелдән бирелгән һәм тугры калган кеше. Алардан башка миңа бик күңелсез. Мин "Хәерле иртә"дән китәргә тырышып карадым, әмма искиткеч ямансу булачагын аңладым. Һәм мине кире чакыргач, шатланып яңадан кайттым.
"Звезда" телеканалында "Десять мгновений" программасын алып барам һәм моңа бик шат интервьюлар яратам, алар искиткеч. Шулай итеп, телевидение – ул минем мәхәббәтем, ул, бәлки, мине профессиядә шулай озак тота да торгандыр, кем белә... Һәм мин тагын шуны сиздем, телевидениедә күптән эшли торган кешеләр үзләрен тышкы яктан да, эчке яктан да тәртиптә тотарга мәҗбүр. Чөнки башка вариантлар юк.
- Сүз уңаеннан, телевидение турында. Мөгаен, безнең беребез өчен дә яңалык түгелдер, тамашачылар хәзер бераз башкачарак әйберләр белән кызыксына: интернеттан видео карыйлар, социаль челтәрләрдән укыйлар һәм башкалар. Сез ничек уйлыйсыз, телевизор карауның кимүе дәвам итәчәкме, әллә инде моннан да түбән төшү мөмкин түгелме?
- Шулай ук әйтә алмыйм. Хәзер күпләр фаразлар ясарга тырыша, тик бу мөмкин эш түгел. Кабатлап әйтәм, технологик алгарыш акрынаер дип уйлыйм. Ул чагында кешеләр, ихтыярсыздан, телевидение белән калачак. Телевидение беркайчан да үлмәячәк. Театр бетә, дип сөйләделәр, бетми.
Кино үлә диделәр, берни дә үлми!
Әйе, бәлки, телевизион контент үзгәрер. Сигнал үзгәрде бит, цифрлыга
әйләнде. Әмма программалар төзүнең телевизион контент структурасыннан
баш тарту бик авыр.
- Кайберәүләр, гомумән, тоташ телевидение генә булачагын фаразлаган
иде. Бу да булмады, булмавы яхшы да.
- Гомумән, бүген Нострадамус булу бик авыр. Без технологик алгарышның
алга таба ничек барачагын белмибез.
- Сез Казанда һәм Татарстанда күп тапкыр булдыгыз. Сез биредә нәрсәгә игътибар итәсез? Нинди максат белән киләсез?
Мин монда командировкага гына килмим. Үз вакытында без ирем белән
Әлмәткә еш килә идек, анда безнең дусларыбыз күп. Бер-ике көнгә Казанга
килү, Идел ярында су агымын күзәтү, катерда йөрү - менә миңа нәрсә ошый!
Ә Казан - искиткеч, тылсымлы. Һәм күз алдында үзгәрә бара.