Азәрбайҗан һәм Татарстан: безне нәрсә берләштерә?
Иске Баку урамнары нинди вакыйгаларның шаһиты булган?
Ни өчен Рөстәм Миңнеханов татарларны һәм азәрбайҗанлыларны тугандаш дип атый, ә Сергей Когогин Бакуда безнең "Камазларны" яратуларын таный?
Әлеге һәм башка кызыклы мәгълүматлар алу өчен Дина Газалиеваның "Tatarstan Today" авторлык программасының яңа чыгарылышын карагыз.
Медиапроект авторы һәм алып баручысы Бакуга сәфәре барышында Азәрбайҗанда яшәүче татарстанлылар белән очрашкан, алардан шул илдә яшәүче генә белергә мөмкин кызыклы әйберләр турында сорашкан, мәсәлән, бу илдә кайсы сезонның иң әйбәт булуы һәм иң тәмле гранатларның кайчан җыелуы хакында!
Барлык кызыклы детальләр турында, шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, Динә Газалиева тиздән – 21 һәм 28 октябрьдә 19 сәгатьтә“ТНВ”каналында сөяләячәк. Тапшыру «Татарстан 24» каналында 25 октябрь көнне 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә була.