Татарстанда волонтерлар эшчәнлеген яктыртуга багышланган «Добро в эфире» массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Аның бүләкләү фонды 250 мең сум тәшкил итә.
Премиянең максаты – төбәктә ихтыярыйлык хәрәкәтен популярлаштыру һәм аның турында халыкка мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова хәбәр итте.
«Берничә ел элек без кешегә ихтыярыйлык эшчәнлегендә катнашырга нәрсә комачаулый дигән сораштыру үткәрергә карар кылдык. Җаваплардан күп кешенең мондый хәрәкәт барлыгын белмәве ачыкланды. Шуннан соң, бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк язылсын һәм сөйләнсен
өчен, волонтерлар турында ММЧ арасында конкурс уздыру турында фикер туды», – диде спикер.
«Моннан тыш, конкурс бурычлары арасында Татарстан Республикасында ихтыярыйлык хәрәкәтенең Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә генә булуы турындагы фикерне юкка чыгару да бар. Хәрәкәт Татарстан
Республикасының күп районнарында, авылларында бар», – дип өстәде ул.
«Быелгы конкурсның яңалыгы – рәсми теркәлмәгән ММЧ һәм блогерларның конкурста катнашу мөмкинлеге, бу дәгъвачылар санын арттырырга, шулай ук Татарстанда ихтыярыйлык турында тагын да киңрәк сөйләргә мөмкинлек бирәчәк»,- дип ассызыклады «ТР Ихтыярыйлык хәрәкәтенең мәгълүмат-
ресурс үзәге» оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
«Бу – уку йортлары һәм предприятиеләр базасында эшләп социаль челтәрләрдә хезмәткәрләр яки Татарстан территориясендә мәрхәмәтле эшләр башкаручы укучылар турында актив сөйләүчеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты ул.
Нәтиҗәдә, конкурс 10 номинация буенча уздырыла, һәркайсының җиңүчесенә 25 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Гариза бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.