ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Әдәби резиденция – язучылар "тынычлык, хезмәт һәм илһам" эзләп килә торган урын. Биредә аларга 20 көн дәвамында яшәү, эшләү шартлары тудырылган. Дусларча аралашулар, укучылар һәм төбәктәге әдәбиятчылар белән очрашулар, иҗади кичәләр үткәрү планлаштырылган. Монда танылган язучылардан, мөхәррирләрдән һәм нәширләрдән консультация (онлайн яки шәхсән) яисә һөнәри ярдәм алырга мөмкин.       


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Кремльдә «Казан» журналының китап укуга багышланган яңа, июль номерын тәкъдир итү булды. Башкала исемен йөртүче әдәби-нәфис журналның җәйге кичәсенә дистәләгән кунак һәм шәһәр халкы җыелды.

19 июльдә «Татмедиа»да Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкче урынбасарлары һәм матбугат хезмәтләре  вәкилләре өчен хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы хакында семинар булды. Иң төп темаларның берсе – ММЧ белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү ысуллары иде.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

18 июльдә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова тантаналы шартларда «Профессионаллар»  һөнәри осталык буенча беренче төбәк чемпионатын оештыручыларны, анда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне – юниорларны бүләкләде.

Телевидение алып баручысы һәм җәмәгать эшлеклесе Анна Чапман «RT.Док: Геройлар чоры» халыкара документаль кино фестивален ябу кысаларында  «Кызыл хәвеф. Гибрид сугыш» картинасын күрсәтәчәк. Ул  Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 25 июльдән 27 июльгә кадәр  «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркында узачак.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы»  ассоциациясе республиканың дәүләт хакимияте органнары, һөнәри бергәлекләр белән бергәләп массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга багышланган ел саен уздырыла торган конкурс үткәрә.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

"Геройлар чоры" беренче халыкара фестиваль программасына махсус хәрби операция геройлары турында 15 документаль фильм кертелгән. Фестиваль кысаларында фильмнарны төшерүчеләр белән очрашулар һәм фикер алышулар, ачык лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак. Фестиваль 25 июльдән 27 июльгә кадәр Казанда узачак.


23
июнь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга VII Республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма матбугатта иң яхшы басма»;

- «Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча ММЧның иң яхшы редакциясе»;

- «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма»;

- «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;

- «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)».

Конкурста ММЧ редакцияләре, аерым авторлар, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар катнаша ала.

Конкурска түбәндәге эш төрләре кабул ителә:

- телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар циклы һәм башка телевизион эшләр) 15 секундтан да ким булмаган дәвамлылыкта, CD - яки DVD-дискта һәм (яки) хәтер флеш-картасында йөкләү өчен МР4 һәм (яки) актив сылтама форматында тәкъдим ителә;

- радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар циклы) 15 секундтан да ким булмаган дәвамлылыкта, CD - яки DVD-дискта һәм (яки) хәтер флеш-картасында йөкләү өчен МР4 һәм (яки) актив сылтама форматында тәкъдим ителә;

- басма, электрон ММЧда (публикацияләр сериясе, махсус чыгарылышлар) газеталарда (журналларда, альманахларда) һәм башка басма, электрон ММЧда, җитәкче имзасы һәм юридик зат мөһере белән расланган (булган очракта) яки физик затлар өчен автор имзасы белән расланган, оригиналда, һәм (яки) ксерокопиядә, һәм (яки) сканерланган (фото) варианты.

Конкурс эшләре, конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән документлар пакеты белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт, махсус (почта) һәм (яки) электрон почта (pdf, jpeg яки видеоформат форматында) адресына: konkurs.zpp@tatar.ru 2023 елның 20 октябренә кадәр «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга Конкурс» билгесе белән.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 277-94-99, 277-94-95.

Йомгак ясау һәм бүләкләү 2023 елның ноябрь – декабрендә узачак.

Конкурсны үткәрү тәртибе, шартлары һәм вакыты турында тулырак мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында урнаштырылган http://tatzpp.ru/, кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга Конкурс бүлегендә (https://www.tatzpp.ru/events/konkurs/78598/) урнаштырылган.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев телеканал хезмәткәрләрен  телеканалның җиде яшьлек туган көне белән котлады һәм  «Татмедиа» АҖ Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Ул, «Татарстан-24» каналының  заманча булуын һәм тамашачыларга социаль челтәрләр аша да оператив һәм дөрес мәгълүмат бирүен билгеләп үтте.

« 7 ел эчендә  телеканал зур уңышларга иреште, монда сезнен  өлешегез бик зур . «Татарстан 24» республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары арасына ныклы адымнар белән килеп керде һәм үз урынын тапты. Аның потенциалы искиткеч. Сезгә уңышлар телим», – диде ул.

 

 «Татарстан-24» хезмәткәрләрен каналның җитәкчесе Андрей Кузьмин да котлады һәм  редакция хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Казанские ведомости" газетасы 32 нче туган көнендә  "Газетадан аерылмагыз!" дигән марафон башлап җибәрүе турында игълан итте.  Аның максаты – бөтен Россиягә, цифрлаштыруга карамастан, басма газеталарның булуын һәм алга таба да булачагын белдерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International