«Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелде.

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

 «Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт - елына 1 350 000 уникаль укучысы булган «Интертат» сайты. Баш мөхәррир - Рәмис Латыйпов», - дип теркәде «Интеррекорд» (INTERRECORD) Халыкара рекордлар китабы.

Коллективны "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады һәм аларга иҗади уңышлар теләде.

«Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әйтүенчә, сайтны реестрга кертү өчен дәлилләр туплау бик күп вакыт алган. Рекордлар реестры экспертлары сайтны «тере» укучылар укуын һәм сайтның казанышлары вакытлы күренеш түгел икәнлеген исбатлауны сораган. Әмма нәтиҗәдә дәлиләр кабул ителгән һәм 17 октябрьдә рекорд теркәлгән. Диплом бүген тапшырылды» - диде Рәмис Латыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International