«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе «ВСЕ СВОИ» марафонын уздыру хакында сөйләде

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

 "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар
Сәлимгәрәев контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы "ВСЕ СВОИ" патриотик
акциясе уздыру хакында сөйләде.

Сәлимгәрәев фикеренчә, акциянең уникальлеге – "барлык массакүләм мәгълүмат чараларының
бер максат белән берләшүе".


"Марафонда медиаресурслар: коммерциячел массакүләм мәгълүмат чаралары да,
дәүләтнекеләр дә, социаль челтәрләр дә да катнаша", – диде агентлык җитәкчесе.


"Шулай ук һәр шәһәрдә, районда чаралар үткәрелә, очрашулар, фикер алышулар, сөйләшүләр
бара, яшьләр һәм өлкән кешеләр Ватанны саклаучы һөнәрен сайлаулары, контрактка кул куеп,
фронтка китүләре хакында сөйли", – диде ул.


Сәлимгәрәев акциянең төп максаты - контракт имзаланган һәм Ватанны сакларга баручы
кешеләрне бу адымга нәрсә этәрүе турында фикер алышу, дип билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның барлык районнарында контракт буенча хәрби хезмәткә
ярдәм итү буенча масштаблы "ВСЕ СВОИ" патриотик акциясе бара.


Марафон иртәнге сәгать 10да башланды һәм 12 сәгать дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.
Контракт төзергә теләүчеләрнең контракт хезмәте һәм СВО турында актуаль мәгълүмат, шулай ук
геройлар тарихы һәм социаль яклау һәм ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар алу
мөмкинлеге бар.


Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтактеның «Республика Татарстан» рәсми
бергәлегендә , социаль челтәрләрдә карарга, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ»
радиоларында тыңларга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International