«Сез алгы сызыкта» Казанда «Күпчалымлы Россия» журналистлар конкурсына йомгак ясадылар

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда “Күпчалымлы Россия” журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурска илнең төрле почмакларыннан 800 дән артык гариза кергән. Алар арасында радио-, телевизион һәм интернет-проектлар бар. Төп бүләккә кем ия булды? "Татар-информ" репортажында.


"Идея Татарстанда – күпмилләтле республикада барлыкка килде"


Март аенда башланган конкурста журналистларның Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, этномәдәни үсеш һәм мәдәни мирас мәсьәләләрен яктыртучы эшләре каралды. Мондый иҗади бәйгенең максаты – ил территориясендә яшәүче халыкларның милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга һәм саклап калуга ярдәм итү.

Конкурсның гамәлгә куючысы һәм оештыручысы – Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре ассамблеясе» региональ иҗтимагый оешмасы ярдәмендә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча
республика агентлыгы. "Идея Татарстанда – күпмилләтле республикада барлыкка килде, үткәрелә
башлады, популярлашты һәм һәрвакыт кызыклырак була бара. Безнең өчен бу зур җаваплылык, без моны шатланып эшлибез, яхшылык чәчәбез", – дип билгеләп үтте форум ахырында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.


Ул ММЧ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм журналистларның, илдәге һәм дөньядагы хәлләр турында кешеләргә сөйләп, зур эш башкаруларын билгеләп үтте.


"Журналистлар корпусы, сез – идеология хезмәткәрләре, сез алгы сызыкта, фронтта. Бүген сез халыкка – Россия Федерациясенең күпмилләтле халкына турыдан-туры башкарылган эшләр, бурычлар турында сөйлисез. Сезгә моның өчен зур рәхмәт", – дип ассызыклады парламент спикеры. ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, 175 милләт вәкиле дус-тату яшәгән Татарстанда мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләре актуальлеген югалтмый. «Бу безнең югалмас кыйммәтләребез», – дип
белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Без республикага килеп, милләтара мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклеген өйрәнергә тиеш»


Федерация Советының Регламент комитеты рәисе урынбасары, Татарстан вәкиле Александр Терентьев ассызыклаганча, "дөньядагы бүгенге вәзгыять шартларында, тышкы көчләр Россияне таркатырга, төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләрен бер-берсенә каршы куярга тырышканда, мондый чараларны үткәрү халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен бик мөһим".

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты башлыгы Геннадий Семигин Татарстанның милли сәясәт өлкәсендәге эшен уңай яктан билгеләп үтте.


“Милли сәясәтне яңарту буенча безнең идеяләрне хуплаучы Татарстан Республикасы – бүгенге көндә Россиядә милли мөнәсәбәтләрне үстерү, тотрыклылык, сизгер мөнәсәбәт лидерларының берсе, дип әйтергә тиешмен, чөнки бүген республика дәүләт милли программасына үзгәрешләр кертте, өстенлекләрне дөрес куйды. Без республикага килеп, милләтара мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклеген өйрәнергә тиеш», – дип белдерде ул.

Конкурсның башында Татарстанның беренче Президенты Шәймиев тора


“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тантанада “Күпчалымлы Россия” форумына нигез салучыларны искә төшерде.


“Бу – ТРның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, ул үзенең сизгер, әмма шул ук вакытта таләпчән мөнәсәбәте белән безгә үсеш юлын күрсәтте, һәм – безнең чараны җитәкләүче, аны зур мәгънәләр салучы Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин”, – дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге форум бүләк бирү мәйданчыгы гына түгел. «Бу вәзгыятькә тагын бер кат карау һәм конкурска багышланган теманың ни дәрәҗәдә кирәкле булуын аңлау өчен янә бер мөмкинлек», – диде Айдар Сәлимгәрәев.


Төп бүләк Төньяк Осетия телекомпаниясенә бирелде.


Эшләр алты номинациядә бәяләнде: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет- массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары». Жюри Россиянең 38 төбәгеннән барлыгы 820 эшне карады. Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән
бүләкләделәр.


Гран-прига Владикавказдан "Осетия-Ирыстон" милли телекомпаниясе лаек булды. Журналистлар җирле урман техникумына нигез салучыларның берсе – 91 яшьлек укытучы Роальда Каупуша турында фильм төшергән, ул хәзер дә походларга йөрүен, урманнарны карауны дәвам итә һәм үз халкының
гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыра. "Без фильмны ел буе төшердек. Мин аны фәлсәфәгә әверелдерәсем килде. Мин һәрбер көнне шулай нык яратуны һәм тирә-яктагы хәлләрнең барысыннан да ләззәт алуны аңларга теләдем. Фильмда аның гамәли белемнәре, истәлекләре, биографиясе, тормыш турында фикерләре бергә үрелгән”, – дип шәрехләде «Татар-информ»га «Осетия-Ирыстон» телеканалы корреспонденты Ольга Абаева.


«Күпчалымлы Россия» конкурсында җиңүчеләр:


Конкурсның гомуми бүләкләү фонды – 1,8 млн сум, җиңүчеләр махсус хәрби
операциядә катнашучылар, танылган журналистлар кулыннан дипломнар һәм
акчалата призлар алды.


"Телесюжетлар циклы" номинациясе:
1 нче урын – “Татарстан” ДТРК (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)
2 нче урын – «Югория» ДТРК (Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Ханты-Мансийск шәһәре)
3 нче урын – «Томское время» төбәк телеканалы ( Томск шәһәре)


«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)»
номинациясе:

1 нче урын – «БСТ» телеканалы (Башкортостан Республикасы, Уфа шәһәре)
2 нче урын – М. Корбанов исемендәге «Дагестан» РДТК (Дагыстан
Республикасы, Махачкала шәһәре)
3 нче урын – “Карелия” ДТРК (Карелия Республикасы, Петрозаводск шәһәре)


"Радиотапшыру циклы (репортажлар)" номинациясе:
1 нче урын – "Тула" ДТРК ( Тула шәһәре)
2 нче урын – «Известия Мордовии» АҖ (Мордовия Республикасы, Саранск
шәһәре)

3 нче урын – «Чувашия» ДТРК (Чуваш Республикасы, Чабаксар шәһәре)


«Басма матбугатта мәкаләләр циклы» номинациясе:
1 нче урын – "Кыым" газетасы, "Кюрюлгэн" журналы (Саха Республикасы
(Якутия), Якутск шәһәре)
2 нче урын – «Зеленодольская правда» газетасы (Татарстан Республикасы,
Яшел Үзән шәһәре)
3 нче урын – “Ватаным Татарстан” газетасы (Татарстан Республикасы, Казан
шәһәре)


«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы»
номинациясе:

1 нче урын – визуаль проектлар хезмәте, "Россия бүген" медиатөркеме (Мәскәү шәһәре)
2 нче урын – «Первое областное» мәгълүмат агентлыгы ( Чиләбе шәһәре)
3 нче урын – «Гатчинская служба новостей» челтәр басмасы (Ленинград
өлкәсе, Гатчина шәһәре)
3 нче урын – «Хузур – Спокойствие» нәшрият йорты (Татарстан
Республикасы, Казан шәһәре)


«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен
мәгърифәтчелек проектлары» номинациясе:

1 нче урын – билгеләнмәде
2 нче урын – билгеләнмәде
3 нче урын – “Ялкын” журналы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)


Форум кысаларында шулай ук «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»
Бөтенроссия фотоконкурсы узды. «Фотоэшләр сериясе» номинациясендә
беренче урынны «Уяв» сериясе өчен «Татар-информ» фотокорреспонденты
Владимир Васильев алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International